Ашлыкны яңа капкадан кертәчәкләр
“Август-Мөслим” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесендә яңа автоүлчәү һәм лаборатория эшли башлады.
Күптән көтелгән үзгәрешләр авыл хуҗалыгы продукциясен кабул итү һәм җибәрү процессларын тизләтәчәк.
Ашлык кабул итү предприятиесенә керү юлы региональ трассадан иде. Шул сәбәпле ел саен авыл хуҗалыгында эш сезоны вакытында машиналар юлда күпләп җыелып торды. Мөслимне әйләнеп үтүче юлның бер өлеше булган бу участокта хәрәкәт ел әйләнәсе һәм тәүлек буе туктап тормый: урып-җыю чорында ашлык китергән машиналар башта бөртекне пробага тапшыра, аннан соң шул машиналар, хәрәкәт тынмаган юл аша чыгып, предприятие капкасына юнәлә, башка транспорт якын-тирәдәге оешмаларга керә яки кибетләргә юнәлә, кайберләренә Азнакай ягына китәргә кирәк. Бүген шоферлар, ниһаять, тыныч сулап куйгандыр.
Хәзер йөк транспорты ашлык кабул итү предприятиесенә керү өчен төп юлдан төшә һәм транспорт агымыннан читтә булдырылган яңа керү юлы аша үтә. Шушында ук автоүлчәү, лаборатория һәм автоматлаштырылган проба алу җайланмасы төзелде. Әлеге төзелешләр узган елның май аенда башланган иде.
– Лаборатория – предприятиенең “капка”сы ул. Ашлык кабул итү буенча барлык процесслар да бер урында үтәчәк. Бу проба алуны һәм продукцияне кабул итүне сизелерлек җиңеләйтәчәк, – ди “Август-Мөслим” җәмгыяте ашлык кабул итү предприятиесенең генераль директоры Айрат Шәмсетдинов. – Иске үлчәү заманчага алыштырылды. Яңа үлчәү 80 тонна йөк күтәрергә сәләтле. Үлчәүнең озынайтылган 22 метрлы платформасы зур габаритлы машиналарны да кабул итү мөмкинлеге бирә. Яңа лабораториядә хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар булдырылган: санузел һәм ял бүлмәсе бар.
Транспорт чараларының яңа үлчәүгә керү-чыгуы светофор сигналы буенча башкарылачак. Территорияне төзекләндерү эшләре әле дәвам итә. Тиздән яңа керү юлы янында башка транспорт өчен парковка да барлыкка киләчәк. Барлык чаралар да машиналарның үтү тизлеген оптимальләштерүгә һәм иминлек тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Республикада җаваплылыгы чикләнгән “Август-Агро” идарәче компаниясе” җәмгыяте идарәсендәге мәйдан 228 мең гектар тәшкил итә, шуның 184 мең гектары – сөрүлек җирләр, анда бөртекле, кузаклы культуралар, көнбагыш, рапс, кукуруза һ.б. игелә. Мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны – 9 мең баш.
Күрше Актаныш районы да язгы чәчүне ныклы әзерлек белән каршы ала. “Әнәк” агрофирмасы Цифрлаштыру елында язгы чәчүне датчиклы техника белән башкарачак.
Тулырак Актаныш сайтыннан укый аласыз.
Мөнирә Арсланова.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев