Ашаган белми...
Җирлек проблемаларын хәл итүдә үзара салым акчасының роле зур. Аны җыюга гына караш төрлечә.
Республикада 2013 елдан гамәлгә куелган үзара салым программасы яшәүчәнлеген раслады. Программада каралганча, халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум акча өстәлә. Узган ел республика казнасыннан бирелгән әлеге субсидия күләме 1 млрд сумнан артып киткән.
Кайда ничек җыйганнар?
Районыбызда үзара салым программасы буенча ел саен күләмле эшләр башкарыла. Еллар дәвамында халыкны борчыган юл, су, урамнарны яктырту проблемалары хәл ителеп килә. Авылларны ямьсезләп торган һәм экологиягә зыян салучы чүплекләр бетерелде. Зиратларны төзекләндерүдә дә халыктан җыелган акчаның файдасы зур. Район финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел халыктан җыелган 12 млн сумнан артык үзара салым акчасына республикадан 52 млн сумнан артык өстәмә финанс кайткан. Әмәкәй, Яңа Усы, Рус Шуган, Үрәзмәт авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы планлаштырылган күләмдә җыелган. Баланлы, Мөслим, Октябрь, Иске Карамалы, Симәк җирлекләрендә дә бу яктан халыкның активлыгы күренә.
Төп игътибар – һәйкәлләрне яңартуга
Быел Исәнсеф авыл җирлегендә үзара салым акчасын, беренче чиратта, авыллардагы обелискларны яңартуга юнәлдергәннәр. Җирлек башлыгы Иршат Салихов сүзләренә караганда, бу эш биш авылда да башкарылган. Мари Бүләр авылында яу кырында ятып калганнар истәлегенә яңа урынга обелиск төзегәннәр. Батыр якташларының исемнәрен язу эшен генә төгәллисе калган. Исәнсефтә Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов һәйкәлен яңарту, территориясенә брусчатка җәю, койма кою кебек эшләр башкарылган.
– Җиңүнең юбилей елында бик олы һәм саваплы эш эшләнде. Яу кырында ятып калган авылдашлар исемлеге язылган стеланы да, героебызның һәйкәлен дә юып, буяп куйдылар, – ди җирлекнең ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан ага Мортазин.
Һәйкәл һәм обелискларны яңарту-төзекләндерүдә “ШАХ” җәмгыяте эшләгән. Җәмгыять эшчеләре су башнясының насос станциясе тирәсенә санитар зона булдырган: территория койма белән әйләндереп алынган, будка яңартылган. Андый санитар зоналар җирлектәге барлык авыллардагы су башняларына да ясалган.
Гомумән, соңгы өч елда Исәнсеф авыл җирлегендә эчә торган су проблемасы белән кулны чишкәннәр. Монда республика программасының һәм үзара салым акчасының да файдасы зур булуын әйтергә кирәк. Җирлекнең барлык авылларына да диярлек республика ярдәме белән төп урамнарга асфальт юллар җәелгән. Бу әле юллар проблемасы тулысынча хәл ителгән, дигән сүз түгел. “Үзара салым акчасы хисабына быел да аерым участокларда юлларны төзекләндерү планлаштырыла”, – ди Иршат Салихов. Моннан тыш эчә торган су белән тәэмин итүдә, урам яктырткычларын яңартуда һәм башка өлкәләрдә билгеләнгән эшләрне башкарасы бар икән әле. Ләкин финанс хәле чабудан тарта. Чөнки җирлектә быел үзара салым акчасы җыюда сүлпәнлек күзәтелгән. Тиешленең 43 проценты күләмендә генә җыелган ул. Ягъни нибары 344 мең 400 сум тәшкил иткән. Хөкүмәттән 1 млн 377 мең сумнан артык субсидия кайткан. Халыкның сорау-үтенечләрен исәпкә алсаң, җирлек авылларында башкарасы эшләрне күз алдына китерсәң, әлеге акча белән әллә кая китеп тә булмыйдыр. Ашаган белми, тураган белә, диләрме әле?
Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев