Архив – тарих учагын саклаучы
Район архив бүлегендә сакланучы һәр документ кадерле
Архив бүлеген сорап килүчеләр еш кына матбугат үзәгенә дә адашып килеп керәләр. Алар арасында өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә бар. Районның архив бүлегенә кайчан гына керсәң дә, олы-олы калын папкаларда сакланган документларны актаручы Мөслим районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Роза Миргалауовага тап буласың. Әңгәмебез дә бүген архив бүлегендә сакланучы документлар, аларны туплау хакында булды.
– Роза Фаязовна, бүгенге көндә районның архив бүлегендә күпме фонд исәпләнә, аларның нинди төрләре бар?
Бүгенге көндә архивта 26443 данә документ саклана. Аларның 15 меңнән артыгы – идарә документлары, 10 меңнән артыгы шәхси состав буенча документлар. Шәхси чыгыш документлары 202 данә тәшкил итә. Фотодокументлар – 142 данә. Шулар арасыннан 4365 саклау берәмлеге дәүләт милкенә кертелгән.
– Моннан берничә ел элек архив бүлекләре Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында эшли башлаган иде. Бүген дә ул эш дәвам итәме?
– 2016 елдан башлап, тест рәвешендә Татарстан Республикасының Бердәм дәүләт мәгълүмати ситемасы эшли башлады. Әлеге система нигезендә республикада архив эшчәнлеген автоматлаштыру башланды. 2016 елдан шушы системага барлык берәмлек документларның исемнәре кертелде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, 2018 елдан башлап, тулаем Бердәм архив системасы аша башкарыла.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.
Фото – Р. Миргалауованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев