“Арсенал” операциясе бара
Яңалыклар

“Арсенал” операциясе бара

Табыл­ган яисә өегездә сакланган коралны үз теләгегез белән тапшырган очракта акчалата бүләк каралган.

Мөслим районында “Арсенал” операциясе бара. Мөслимдә 280 кешедә утлы корал бар. Аларның 52се – сыр­лы көпшәле ау мылтыгы. “Узган ел без “Арсенал” операци­ясе барышында 5 хокук бозу очрагын ачыклаган идек. Чара барышында коралларның саклану тәртибе дә тикшерелә. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә тапшырырга кирәк. Бу очракта сез закон алдындагы җаваплылыктан котыла аласыз. Табыл­ган яисә өегездә сакланган коралны үз теләгегез белән тапшырган очракта акчалата бүләк тә каралган”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев