Армиягә киттеләр
26 июнь көнне өч егетебез армия сафларына озатылды.
Иске Карамалы авылыннан – ике, Исәнсеф-Чишмә авылыннан бер егетебез Ватан алдындагы изге бурычларын үтәячәк. Киләсе озату 29 июньгә планлаштырылган. Бу көнне Рус Шуган һәм Мәлләтамак авылыннан тагын ике егет юлга кузгалачак.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев