Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Аргамак" ат спорткомплексында ремонт башланды

Районыбызда республика һәм хөкүмәт программалары нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Шундый программаларның берсе "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" программасы ярдәмендә "Аргамак" ат спорты комплексында да төзү- төзекләндерү эшләре башланып китте. Бүген комплекста административ бинаны төзү эшләре алып барыла.

Биредә түбә ябу, стеналарны җылыту, ныгыту эшләре алып барыла. Әлеге административ бинада уку бүлмәләре, атлар өчен солярий һәм душ, кунаклар өчен гостиница номерлары, хезмәткәрләр өчен чишенү-киенү, сауна, душ бүлмәләре, эшләнәчәк. Төзү эшләрен "Перфектсрой" оешмасы төзүчеләре башкара.

Бүгенге көндә "Аргамак" ат спорты комплекста 11 ат һәм 1 пони тәрбияләнә. Әлеге чорда тренировкалар алып барылмый. Чөнки атларга төрле прививкалар ясыйлар. Шулай ук, бик тиздән комплекста бәби туе үткәрү дә көтелә. Чулпан һәм Гипотеза кушаматлы атлар июль аенда колынлаячаклар. Атларга салам, печән, солы, төрле витаминнар, йомырка, тозлар бирелә. Күптән түгел генә эшли башлаган Илгиз Фәттахетдинов бик теләп атларны тәрбияләүдә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев