Реклама
Яңалыклар
Апрель – мәшәкатьле ай
Апрель урта ларыннан соң, утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк.
Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дәвамында чыныктыралар, ягъни 0, +2 градуста тоталар).
Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакча җиләге үстерсәгез, бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.
Әгәр дә бакча җиләген 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз.
Күпьеллык яшелчә культуралары (батун-суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.
Апрель урта ларыннан соң, утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларын +8, +10, ә уртача өлгерешлеләрен +12, +15 градус җылыда борынлаталар.
Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында), тырмалап, дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, сайрак итеп кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев