Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрель аенда бакча эшләре

Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар). 

Туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда бакча җиләге үстерсәгез, анда бу ысулны куллану бик нәтиҗәле. 
Әгәр дә сез бакча җиләген 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз. 
Апрель урталарыннан соң утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларын – +8-10°С, ә уртача өлгерешлеләрен +12-15°С җылыда яровайлаштыралар. 
Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, саерак итеп кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә. 
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, чемчек алу өчен суган орлыгы чәчәләр, яшел кыяк өчен сайландык суган, башлы суган өчен орлыклык (чемчек) суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар. 
Билгеле, бу эшләрне башкарганчы бакчада генераль җыештыру эшләре үткәрү зарур: барлык үсемлек калдыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен җыеп файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, сарай буйларында үскән үләннәрне “Ураган Форте”, “Глифос” яисә “Раундап” препараты белән эшкәртергә кирәк. 
Җылытылучы теплицаларда бу айда кыяр һәм помидорларны карап үстерүне дәвам иттерәләр, ә пленкалы язгы теплицаларны файдалану өчен әзерлиләр (пленка ябалар, биоягулык тутыруны төгәллиләр) һәм кыяр үсентеләрен күчереп утырта башлыйлар. Башка төр үсентеләрне дә күчерергә була. Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерүче кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырталар. 
Чәчкеннәрдән һәм яшел культуралардан бушаган парникларны икенче рам әйләнеше өчен әзерлиләр (кабат туфрак тутыралар, ашлыйлар) һәм аларга продукция өчен кыяр, помидор чәчәләр. 
“Бакчачы календаре”ннан

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X