Аномаль җәй! Озаккамы?
Быелгы эссе һәм явымсыз җәйне күпләр 2010 елгы җәйгә охшата. 2010 елгы корылык кабатланмасмы?
Быелгы җәй үзенчәлекле. Беренчедән, май аеннан ук кыздыра башлады. Икенчедән, җәйгә кергәннән бирле яңгыр яуганы юк. Белгечләр мондый җәйнең моннан ун ел элек булуы турында искәртә.
– Быелгы эссе, коры көннәр моннан 10 ел элек булган иде. Климатологлар 2021нче елгы җәйнең тарихка өченче эссе ел булып керәчәген хәбәр итә. Халык 2016 һәм 2019 елларның җәйләрен хәтерлидер, мөгаен. Аномаль эсселек янгыннары белән дә куркыныч, – ди синоптиклар.
Бүген һәркемне яңгырлар булмавы һәм су җитмәү мәсьәләләре борчый. Күпфатирлы йортларда гомер итүчеләр суга тилмерә. Җәй башында краннан тамчылап булса да су килә иде әле. Хәзер суның басымы төнлә дә түбән. Иртәнге дүрттән торып кер юарга өйрәндек. Иртәрәк тормасаң, юына алмый калуың да бар. Яшь баласы булганнарга бигрәк авыр. Сабыйга бит минут саен су кирәк! Яңгыр яуса, су да килер иде кебек.
– Мин кызу көннәрне бик яратам. 2017 елның җәе салкын булып истә калган. Ул елны июльдә дә су керә алмадык бугай. 2017 елның җәе яңгырлары белән җәфалады. Җылы киемнәрне дә шкаф-тартмаларга соңлап кына алып куйдык кебек, – дип искә ала Мөслимдә яшәүче Любовь Смелова.
Ичмаса, яңгыр да яумый дип, яңгыр көтә өлкәннәр. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышының начарлануы, яңгыр яву мөмкинлеге турында смс-хәбәрләр юлласа да, яңгырлар Мөслим районын читләтеп үтә. Аның каравы җилнең туктаганы юк, дияргә була. Анысы да булмаса, эсселеккә чыдармын, димә!
– Урыны белән яңгырлар көтелсә дә, кызу көннәр әле чигенергә ашыкмый. Мондый җәй Мөслимдә 2010 елда булган иде. Ул вакытта да халык тилмереп яңгыр көтте. 28-30 градус җылылыктагы көннәр әле дәвам итәчәк, – ди район метеостанциясе метеорологы Әнисә Садыйкова.
Бакчада үсентеләргә су сипкән булабыз. Игеннәргә корылык ничек тәэсир итә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, быелгы җәй уңышка киртә булырга тиеш түгел.
– Яңгырлар кирәк. Элек булган сугарулы мәйданнар юк дәрәҗәсендә бит хәзер. Алар булганда корылык куркытмый иде. Элеккеге чорларда Әмәкәйдән Әлмәт авылына кадәр басуларда сугарулы мәйданнар иде. Бүген барысы да – Ходай кулында! Ләкин борчылырга иртәрәк дип уйлыйм: җир әле тулысынча коры да түгел. Һавада, аз булса да, дым бар. Мондый еллар сирәк була. Еллык күзәтүләремә таянып, шуны әйтә алам – яңгырлар әле явачак, кояшлы көннәр дә мулдан булачак быел, – ди Әмәкәй авылында гомер итүче халык синоптигы – 79 яшьлек Хәлим Латыйпов.
Хроник авырулар белән интегүчеләргә эсселек аеруча начар тәэсир итә. Җәйге кызу көннәр хәлне ала. Бәлки, шуңадыр, ашыгыч ярдәм бүлегенә “баш әйләнә, укшыта, эч авырта” дип килүчеләр саны да арткан. Кызу көннәр кан басымы, тын кысылу белән интегүчеләр өчен дә авырлык тудыра. Хроник авырулары булганнар табиб билгеләгән даруларын эчәргә онытмасын иде. Табиблар эссе сукмасын өчен башка яулык бәйләргә яисә панама-бейсболка киеп йөрергә куша. Кызынырга яратучыларга да кызу кояш нурлары астында озак ятарга киңәш ителми. Эссе көннәрдә суны күбрәк эчәргә, табигый тукымалардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирергә кирәк.
“Татарстанда һава шартлары атна ахырына үзгәрәчәк, аномаль эсселек кимиячәк” дип фаразлый ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре. Ә интернет челтәре әлегә атна дәвамында +25,+28 градус җылылыкны күрсәтә. Дөрес, атна ахырына таба бер-ике тамчы яңгыр да күренә. Бөтен яшеллекне куырган эсселеккә тамчылап кына сибәләгән яңгырлар гына ярдәм итмәс шул. Суга тилмергән табигатьнең сусавын басарга иде!..
Лилия Шәймиева.
Флүн Вилданов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев