Әниләргә бүләккә - эшләпәләр
Яңалыклар

Әниләргә бүләккә - эшләпәләр

«Карлыгач» балалар бакчасына йөрүчеләр әниләр көненә бүләк әзерләделәр.

Район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре «Әниләр көне» бәйрәме алдыннан «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән үзенчәлекле  башлыклар ясадылар. Һәр бала әнисенең иң матур булуын тели. Шул максаттан каты кәгазьдән ясалган эшләпәләрне матур чәчәкләр белән бизәделәр. Китапханәче балаларга әниләренә әйткән иң назлы сүзләрне искә төшерергә кушты. Шушы матур сүзләрне әниләренә ешрак  әйтергә һәм аларны үрнәк  тәртипләре белән сөендерергә өндәде.

Фото - район үзәк балалар китапханәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев