Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андрей Парфен: Сайлау участокларына 10 миллион кешене китерә алдык

"Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе исемлеген республика Президенты җитәкләве - көчләрне ныгытуны һәм төбәк бүлеге җитәкчелегенең җаваплылыгын күрсәтә", - ди партиянең Үзәк башкарма комитеты башлыгы урынбасары Андрей Парфенов. Андрей Парфенов Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган "Партия лигасы" дискуссия клубының утырышында чыгыш ясады. Татарстан...

"Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе исемлеген республика Президенты җитәкләве - көчләрне ныгытуны һәм төбәк бүлеге җитәкчелегенең җаваплылыгын күрсәтә", - ди партиянең Үзәк башкарма комитеты башлыгы урынбасары Андрей Парфенов.


Андрей Парфенов Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган "Партия лигасы" дискуссия клубының утырышында чыгыш ясады. Татарстан журналистлары да чакырулы бу очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.

"Партия лигасы"ның әлеге, чираттагы бишенче утырышы, 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга әзерлек һәм "Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирүне үткәрү тәҗрибәсе темаларына багышланды. Сөйләшүне "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов алып барды.

- Без быелгы сайлауларга узган елгы сайлаулар тәмамланганчы ук җиң сызганып тотынган идек. "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатларны билгеләү өчен, бәлки, чит илләрдә дә тиңе булмаган дәрәҗәдә, алдан тавыш бирү чарасын уздырдык. Бу бик колачлы, авыр эш иде, шулай да без аны уңышлы башкарып чыктык: сайлау участокларына 10 миллион кешене китерә алдык, - дип сөйләде Андрей Парфенов. - Хәзер безнең алда сайлауларны төрле яктан котыртуларга бирелмичә тыныч кына, законлы нигездә үткәрү бурычы тора. Меңләгән кеше сайлаулар нәтиҗәләре ялган дип, урамнарга чыгарлык булмасын. "Бердәм Россия"нең башка партияләрдән күбрәк тавыш җыячагына шик юк. Безнең халыкка консерваторлык хас, кешеләр яхшы белгән партия һәм кешеләр өчен тавыш бирәчәк. Шуңа күрә соңгы елларда төзелгән яңа партияләргә яклау табу җиңел булмаячак, өстәвенә, аларга әзерләнергә, үзләрен күрсәтергә вакыт җитмәде. Сайлауларның нәтиҗәләрен фаразлыйсы килмәсә дә, иң мөһиме - "Бердәм Россия" өчен бирелгән тавышлар элеккеге күрсәткечтән кимрәк булмасын иде, шуңа омтылачакбыз.

Мәгълүм булганча, 11 июльдә "Бердәм Россия" партиясе РФ Үзәк сайлау комиссиясенә үзенең кандидатлар исемлеген тапшырды. Үзәк сайлау комиссиясе документларны тикшереп, махсус банк исәбе ачарга рөхсәт бирергә тиеш. Бу исемлек 400 кешедән тора, һәм, әйтергә кирәк, сайлауларда "Бердәм Россия" исеменнән тагын 207 кандидат бермандатлы округлар буенча катнашырга җыена.

- Кайбер төбәкләрдә "Бердәм Россия" исемлеген җирле губернаторлар җитәкләде, чөнки алар үзләре дә партия әгъзалары, дәрәҗәле затлар, гомумән дә, сайлау алды программасын үтәү - аларның бурычы. Алдан тавыш бирүдә катнашмауларының сәбәбе - башка кандидатларга зур көндәшлек тудырмасын өчен иде. Бүген партия исемлегендәге 19 кеше - төбәк җитәкчесе, - ди Андрей Парфенов.



"Бердәм Россия" партиясе исеменнән быелгы сайлауларда катнашачак кандидатларның 488е - ир-ат, ә гүзәл затлар - 119, ягъни һәр дүртенче кандидат хатын-кыз. Әле 30 яше тулмаган кандидатлар - 15. 124 кандидат - Россия төбәкләрендәге законнар чыгара торган органнарның депутаты, 23 кеше - шәһәр Советларында, ә 25 кеше җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарында депутат булып эшли.

Әмма "Татарстан командасы"нда хатын-кызлар күп түгел: бермандатлы округлар буенча "Бердәм Россия" вәкиле булган кандидатлар арасында - Әлфия Когогинаны, ә партия исемлегендә - ТР Дәүләт Советы депутаты, Россиянең җиңел атлетика буенча атказанган тренеры Ольга Павлованы күрергә мөмкин. Яшьләр дә юк. "Алдан тавыш бирүдә тавыш биреп, сайлаучылар шулай хәл итте, тәҗрибәле кешеләргә өстенлек бирде", - дип искәртә Римма Ратникова.

- Безне алда кызу чор көтә, сайлаучыларны ышандырырлык, яклау табарлык итеп эшләргә, халык белән очрашырга, гозерләрен үтәү бурычы тора. "Бердәм Россия"нең рейтингы ел башыннан ук шактый югары сакланып килде, Татарстан Президенты төбәк исемлеген җитәкләгәч, "Татарстан командасы" тагын да көчәйде, - ди ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Быел җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына республикадан бермандатлы округлар буенча - алты һәм, шулай ук партияләр исемлекләре буенча кимендә тагын сигез депутат узар дип фаразлана. Андрей Кондратьев ассызыклаганча, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланачак депутатларны безнең халык республика мәнфәгатен кайгыртучы вәкилләр булыр дип өметләнә. Татарстанга тагын ике-өч урын бирелсә яхшы булыр иде, ди ул. "Алдан тавыш бирү барышында үзләрен күрсәткән берничә шәхесне һич шикләнмичә депутатлыкка тәкъдим итеп була. Күпләр алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карамастан, иҗтимагый эшчәнлеген туктатмаска карар кылды, республиканың иминлеге өчен эшләргә тели", - дип, Андрей Кондратьев алдан тавыш бирү барышында "Бердәм Россия" партиясенә кушылган активистларның көче социаль проектларны тормышка ашырганда җәлеп ителәчәген әйтте.


Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев