Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аналарның тәртибе ничек? Даими рәвештә эчүчелек белән шөгыльләнгән әниләр тикшерелде

Мөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнгән, балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен бер ана комиссиягә учетка куелды. Икенче исерек анага кисәтү ясалып, алкогольдән дәвалануга барырга тәкъдим ителде. Бер җирдә дә эшләмәүче, 10 яшьлек баласын тәрбияләүдән читләшүче...

Мөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнгән, балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен бер ана комиссиягә учетка куелды. Икенче исерек анага кисәтү ясалып, алкогольдән дәвалануга барырга тәкъдим ителде. Бер җирдә дә эшләмәүче, 10 яшьлек баласын тәрбияләүдән читләшүче яшь хатын, алкогольдән дәваланып, аналык бурычларын тиешенчә үтәмәгән очракта, аңа аналык хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы янавы турында кисәтелде. Комиссия утырышында төнге сәгатьләрдә җәмәгать урынында йөргән һәм спиртлы эчемлек кулланган үсмер белән тәрбияви сөйләшү алып барылды, аңа административ штраф салынды, әнисенә бала тәрбияләүдә аналык бурычын тиешенчә үтәмәгәне өчен кисәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев