Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын – йорт төзүгә

17 марттан торак шартларын яхшырту юнәлешләренең берсе бу­енча ана капиталы сред­стволарын файдалануның гадиләштерелгән тәртибе үз көченә керде.

Хөкүмәт төзелгән то­рак йорт өчен чыгымнар­ны компенсацияләүне рәсмиләштерүгә кагылыш­лы средстволар яисә аның өлешеннән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Яңа кагыйдәләр буен­ча сертификат ияләре пенсия фондына шәхси торак йорт төзелеше буенча төп эшләрне үткәрү турында мәгълүмат бирүдән азат ителә. Гаилә Росреестр өземтәсеннән җир кишәрлеге һәм анда төзелгән йортның милек булуы хакын­да мәгълүмат кенә тапшы­рырга бурычлы.

– Моннан тыш ана капита­лы средстволарына төзелгән шәхси торак йорт өчен чы­гымнарны каплауга мөһим шарт – йорт 2007 елдан да иртәрәк төзелгән булыр­га тиеш түгел, – дип аңлата Мөслим районында клиент­ларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Ана капиталы сертифи­катына хокук биргән балага өч яшь тулгач кына ана ка­питалы средстволарын то­рак шартларын яхшырту өчен файдаланып була. Заем средстволарын, шул исәптән ипотека кредитларын фай­даланып торак сатып алучы яисә төзүче гаиләләр өчен искәрмә ясалган. Аерым ал­ганда, балага өч яшь тулган­чы ана капиталын ипотека рәсмиләштергәндә беренчел взноска кертергә яисә кре­дит һәм заемнар буенча төп бурычны һәм процентларны капларга була, диләр пенсия бүлеге белгечләре.

2021 елдан ана капиталы беренче бала өчен – 483882 сум, икенче балага 639432 сум тәшкил итә. Торак шарт­ларын яхшыртудан тыш, средстволарны балаларның укуына (вуз, ссуз, мәктәпкәчә белем бирү), ананың туплан­ма пенсиясен формалашты­руга, инвалид балаларга то­варлар һәм хезмәтләр сатып алуга юнәлтеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев