Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Ана капиталын – әтиләргә

Ана (гаилә) капиталы әниләргә генә, әтиләргә дә бирелергә мөмкин. Мондый гадәттән тыш очраклар безнең районда икәү.

– Әти кеше әлеге серти­фикатны Россия Федераци­ясе гражданы һәм икенче, өченче яисә аннан соңгы бала­ны бердәнбер уллыкка алучы булган очракта рәсмиләштерә ала. Баланы уллыкка алу ту­рында суд карары 2007нче елның 1 гыйнварыннан баш­лап үз көченә кергән булу шарт. Шулай ук Россия Федера­циясе гражданы беренче бала­ны бердәнбер уллыкка алучы булганда. Бу очракта уллыкка алу турында суд карарының 2020нче елның 1 гыйнварын­нан башлап үз көченә кергән булуы кирәк. Россия Федера­циясе гражданы булу-булма­уга бәйсез рәвештә ананың үлеме, ананы үлгән дип тану, ана капиталын алуга хокук биргән балага карата ана хо­кукыннан мәхрүм итү, бала­га (балаларга) карата җинаять кылу һәм шул сәбәпле ана хо­кукыннан мәхрүм итү һ. б. кай­бер очракларда әти кеше ана (гаилә) капиталына хокукка ия була ала, – ди Мөслим райо­нында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Га­ниева.

2020 елның апреленнән ана капиталына сертификат проактив формада бирелә. Пенсия фонды тарафыннан ана капиталын бирү турында уңай карар кабул ителгәннән соң шәхеснең ПФР сайтын­дагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси сай­тына электрон документ рәвешендә дәүләт сертифи­каты җибәрелә. Анда кәгазь варианттагы кебек үк барлык мәгълүматлар да урнаштыры­ла.

Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификат­ны рәсмиләштерү тәртибе элеккечә – гариза нигезендә. Чөнки ана капиталын алу өчен кирәк булган уллыкка алу ту­рындагы мәгълүматларны тәрбиягә алучы ата-аналар гына бирә ала.

Ана капиталы дәүләт тара­фыннан индексацияләнә, бу очракта сертификатны алыш­тыру кирәк түгел. Ана капита­лы физик затлар кеременә са­лымнан азат ителә, ди Мөслим районында клиентларны ка­бул итү хезмәте белгечләре. Ана капиталы средстволарын акчага әйләндерүнең барлык схемалары да закон тарафын­нан тыела. Сертификат иясе дә дәүләт средстволарын максат­чан файдаланмау факты буен­ча җинаятьтә катнашучы дип танылырга мөмкин.

Ана капиталы 2026 елга кадәр гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама