Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәй – районның капкасы ул

Әмәкәй авыл җирлеге Актаныш районы чигендә урнашкан

Актаныш һәм Башкортостан Республикасының кайбер районнарыннан килүчеләр иң элек Әмәкәй белән таныша. Әмәкәй авыл җирлекләре арасында беренче урынны били. Соңгы елларда биредә күп эшләр башкарылды, матур үзгәрешләр булды. Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова белән шулар хакында сөйләштек.

– Илнара Илфатовна, җирлек һәм аның халкы белән таныштырып үтсәгез иде...

– Әмәкәй авыл җирлегенә Әмәкәй һәм Әлмәт авыллары керә, 200гә якын хуҗалыкта 400гә якын кеше яши. Авылда гомуми белем бирү мәктәбе, бер балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, ике кибет эшли. Авыл халкының күпчелеген өлкән һәм урта буын кешеләре тәшкил итә. Эш яшендәге кешеләрнең 35е – бюджет хезмәткәрләре. “Август-Мөслим” агрофирмасында, Актаныш районы хуҗалыкларында һәм күрше-тирә шәһәрләрдә эшләүчеләр дә аз түгел.

– Күп җирлекләрдә терлек асраучылар саны кими. Сездә бу мәсьәләдә вәзгыять нинди?

– Әмәкәй авыл җирлеге элек-электән терлек асрап көн күрде. Бүгенге көндә җирлектә 192 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 100дән артыгы – савым сыерлар. 200ләп сарык бар. Күпләп кош-корт үстерүчеләр күп. Талиповлар гаилә фермасы хөкүмәт программаларыннан нәтиҗәле файдалана, хуҗалыкта 35 терлек исәпләнә, шуларның сигезе – савым сыерлар. Гаилә фермасы сөт һәм ит продукциясе җитештереп халыкка тәкъдим итә.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев