Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алтын дәрәҗә”ле мәктәп дәрәҗәсен төшерми

Мәктәпләрдә ата-аналар университетлары утырышлары бара. Мөслим гимназиясе коллективы да әти-әниләр каршында хисап тотты.

–Гимназия республиканың электрон белем бирү компетенция үзәге, “Сәламәтлек саклау юнәлешендә “Алтын дәрәҗә”ле мәктәп” квалификацион характеристикасына ия һәм “Россиянең иң яхшы 300 мәктәбе” исемлегенә кертелгән уку йорты. Республиканың электрон белем бирү компетенция үзәге булгач, укучылар күпчелек электрон җиһазлар, төрле сайтлар, электрон ярдәмлекләр, программалар белән эшли.
Бу уку елында гимназиядә 479 укучыга 44 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Авыллардан килеп укучылар да шактый. ФГОС таләбе буларак, һәр класста һәр укучының үз проекты бар.
– Фән олимпиадаларында гына түгел, БДИ буенча да гимназия укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Гимназиянең чыгарылыш класс укучылары РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә лаек булды. Киләчәктә гимназиядә укырга теләк белдергән укучылар белән алдан эш алып барабыз. Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасы белән хезмәттәшлек 2016 елдан бирле дәвам итә. Быел бакчадан чыгучы балаларның 94 проценты гимназиягә укырга киләчәк. Киләсе уку елына 1 класска өч сыйныфлык бала җыелды, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов.
Заман таләпләренең иң әһәмиятлесе – рухи яктан сәламәт шәхес тәрбияләү. Гимназиядә тәрбия эшенә аеруча зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә оештырылган “Әхлак дәресләре”, “Тормыш дәресләре”нә ата-аналар аеруча сөенгән.
– Ике оныгым да гимназиядә белем ала. Укуларыннан да, тәртипләреннән дә без бик канәгать. Инсафлы, тәүфыйклы бала – әти-әни өчен зур сөенеч бит ул. Ләкин тәрбия эше ике яклы булганда гына көткән нәтиҗәләрне бирәчәк. Мәктәп биргән белем һәм тәрбия белән генә чикләнмичә, әти-әниләр дә балаларына игътибарны, үгет-нәсыйхәт бирүне арттырсын иде. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дип юкка әйтмәгәннәр. Тәрбия, беренче чиратта, гаиләдән башлана, – ди мәгариф ветераны Галия Фәрхетдинова.
Гимназиядә иң уңышлы проектларның берсе, мөгаен, “Рушат дәресләре” булгандыр. Мәгариф ветераны Рушат Солтанов, үз тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсенә таянып, укучыларга әхлак дәресләре бирә. Бу уку елында проект үзгә форматта тормышка ашырыла. Рушат Солтанов тәрбия дәресләрен аерым игътибар таләп ителгән классларда үткәрә.
– Иманлы, эчкерсез бала күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли. Тәрбия беркайчан да артык булмый. Әти-әниләр, гаджетлардан, социаль челтәрләрдән аерылып, буш вакытларын балаларына бүләк итсен иде. Аларның балачагын кире кайтарып булмый. Гимназия укучыларының кайда да ярдәмгә ашкынып торуларын күреп сөенәм. “Мөслим очкыннары” проекты кысаларында шефлык һәм волонтерлык эшен яңа сулыш белән дәвам итә алар. 25 әби-бабайга ярдәм күрсәтүче егет-кызлардан киләчәктә олы йөрәкле гражданнар чыгасына шигем юк, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов. 
Гимназия укыту программасы белән генә түгел, түгәрәкләр эшчәнлеге белән дә аерылып тора. Балалар робототехника түгәрәгендә лего-конструкторлар ярдәмендә программалаштыруга өйрәнәләр. Милли гореф-гадәтләргә, уен-йолаларга нигезләнгән “Күңелле тәнәфесләр” проекты да уңышлы эшли. “Үсеш ноктасы” программасы кысаларында кайтарылган 1 млн 600 мең сумлык җиһаз-җайланмалар дәресләрне, дәрестән тыш чараларны үзенчәлекле итеп оештырырга ярдәм итә. Алар информатика, тормыш иминлеге нигезләре, робототехника, шахмат, технология, 3Д-модельләштерү юнәлешендә, түгәрәкләр эшчәнлегендә киң кулланыла. Алга таба бу җиһазларны уку-укыту процессында да кулланырга планлаштыралар.
– Бездә бик күп социаль проектлар эшли. Укучылар мөстәкыйль фикер йөртергә дә, үз-үзләрендә ышаныч булдырырга да әлеге проектлар аша өйрәнә. Егет-кызларыбыз икенче ел инде “Эшлекле иртәнге чәй” проектын тормышка ашыра. Кунаклар – Мөслимнең төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән кешеләре, җитәкчеләр. Гимназия үзидарәсе, Бөтенроссия “Укучылар үзидарәсе” программасы кысаларында үткәрелгән “Стань одной командой” республика конкурсында чыгыш ясап, “Укучылар советы” номинациясендә җиңүче булды. Уңышларыбызның нигезе – мәктәп, укучы һәм әти-әни хезмәттәшлегендә, – ди Азат Мирзаянов.
Ата-аналар университеты утырышын гимназиянең йөзек кашына әверелгән “Калфак” вокаль ансамбле чыгышы бизәде. Быел ансамбльнең кечкенәләр төркеме дә җыелган.

Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев