Алсудан – җимеш кәнфите
Яңалыклар

Алсудан – җимеш кәнфите

Кайсыгыз шикәр кулланмый? Җимеш кәнфите әзерлибезме? Райондашыбыз Алсу Хисаметдинова сезгә тәмле кәнфит рецепты тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиент­лар: күрәгә, кара җимеш, инжир, йөзем, төше алын­ган финик. Бөтен җимеш күләме 400 грамм булырга тиеш. 100 грамм вакланган миндаль, кешью, әстерхан чикләвеге. Юкә балы, мәк, кунжут.

Әзерләү тәртибе. Күрәгә, кара җимеш, ин­жир, йөзем, төше алынган финикны суда җебетәбез һәм иттарткычтан чыга­рабыз. Блендер белән ва­класагыз да була. Шуңа төелгән яисә уклау белән вакланган миндаль, ке­шью, әстерхан чикләвеге кушабыз. Үзегез яраткан башка төр чикләвекләрне дә өстәргә ярый. Әлеге мас­сага 2-3 аш калагы сыек бал салып болгатабыз. Бертөрле шарчыклар ясап, ашый торган теләсә нин­ди вак орлыкка әвәлибез. Мин кара һәм ак кунжут, мәк файдаландым. Бе­раз вакланган көнбагыш, чикләвек, җитен орлыгын­да да әвәли аласыз. Гәүдәгә авырлык өстәми торган кәнфитләребез әзер. Әлеге порциядән 25 кәнфит чыга. Көнгә ике кәнфит кенә ашарга ярый.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев