АЛОЭ ФАЙДАЛЫ
Хроник гастрит булганда, эч катканда, аппетит булмаганда кулланалар. Тамак шешкәндә, уртлар ялкынсынганда авызны чайкатырга кушалар.
Ангина булса
Туралган алоэ гөле яфракларын (кисеп алганчы 3 көн су сипмәскә. Кисеп алгач, целлофан пакетка салып, 5-7 көн суыткычта тотарга) ярты литрлы банканың яртысын тулганчы салырга һәм өстенә 2 бармак калынлыгы шикәр өстәргә. Авызын марля белән бәйләп, 3 көн тотканнан соң, банка тулганчы аракы салырга. Тагын 3 көн тоткач, алоэ яфракларын сыгып алырга. Барлыкка килгән ликерны терелеп беткәнче көненә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.
Алынды Безнең гәҗит 16 гыйнварь, 2008 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев