Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Алмаз Хәлиуллин: Татар кызы әдәп тә сакларга, замана белән дә бергә атларга тиеш

Дүрт ел тәнәфестән соң, «Татар кызы» Республика бәйгесе кабат оештырылды. Конкурсның финалы быел Әлмәт шәһәрендә, «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.«Татар кызы» Халыкара бәйгесе дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар буенча комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин быелгы конкурс турында сөйләде.

«Илһам Шакиров җырындагыча, татар кызы әдәп тә сакларга, замана белән дә бергә атларга тиеш. Быел үткән еллардагы кебек аш-су, кул эше кебек этаплар кала. Яңалыкка килгәндә, иртәгә Татар китабы йортында кызлар 7 тамырга – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни байлык, дин һәм иман, гаилә, туган илгә багышланган проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Без татар кызын һәрьяклап камил күрергә телибез һәм бәйге аша моңа ирешергә тырышабыз. Аларны мәдәният, белем, тел ягыннан да «баету» өстендә эшлибез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, шушы бәйгедә катнашканнан соң, кызлар үзгәрә кебек. Без аларның уңышларын күрәбез.

«Татар кызы»ның тагын бер уңай ягы ул – бәйге үткәч тә кызларны ташламау, аларның язмышында катнашу, аларга яңа юллар ачу. Башка елларда җиңгән кызларыбыз безнең белән кала. Алар Республикакүләм, Халыкара бәйгеләрне үткәрүдә бик зур ярдәм күрсәтә, анда турыдан-туры катнашалар. Бу күренеш бер әйбер турында сөйли – кызлар арасында конкуренция түгел, ә мәхәббәт һәм бер-берсенә терәк булу гына бар», – ди ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/almaz-xaliullin-tatar-kyzy-adap-ta-saklarga-zamana-belan-da-berga-atlarga-ties-5924941

Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев