Алмаз Мирзаянов Илфак Шиһапов җырын башкара
Яңалыклар

Алмаз Мирзаянов Илфак Шиһапов җырын башкара

... һәм мактау сүзләре кабул итә.

Якташыбыз – Тат.Бүләр егете Алмаз Мирзаянов социаль челтәрләрдәге битенә яңа җырын урнаштырды. "Берни дә аңлатып тормыйча бу җырны тәкъдим итәсем килә! Барлык фикерләрегезне дә кабул итәм ?", ди ул. Ә фикерләр начар түгел. "Тар сукмактан әкрен генә олы юлга чыгып барышың. Афәрин, Алмаз! Югалма! Туктама! Тик бүгенгедәй гади-затлы, ихлас булып кал!" "Алмаз, шундый матур жыр булган бу, бөтенесе дә җиренә җиткән, матур башкарасың" дип комментарий калдыручылар байтак. 

Фото - Алмаз Мирзаяновның "Вконтакте" социаль челтәрендәге шәхси битеннән.

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Алмаз Мирзаянов Илфак Шиһапов

Нет комментариев