Аллергия генә димәгез
Бронхиаль астма бронхларның төрле ярсыткычларга сизгерлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Алар тәэсир иткәндә бронхлар кысыла һәм, һава үтмәү сәбәпле, тын алу авырлаша. Астма төрле яшьтә килеп чыгарга мөмкин. Аның барлыкка килүенә яшәү шартлары, климат, эш, туклану үзенчәлеге, нәселдәнлек, тын юллары үсешенең тумыштан дефектлы булуы да тәэсир итә.
Соңгы елларда аллергиядән интегүче балалар саны арта. Аллергия нинди чир ул? Дәвалау ысуллары бармы?
Аллергия “яше” елдан-ел яшәрә. Элек аның белән 4-5 яшьтән авырый башласалар, хәзер 1 яшьлек балалар да, аллергиянең соңгы стадиясенә җитеп, хастаханәләрдә дәваланалар. Вакытында чарасын күрмәсәң, балада астматик өянәкләр – тын кысылу, буылу барлыкка килә. Аллергия үзеннән-үзе бетми, әгәр бала вакытында тиешле дәвалау курсларын узмаса, аның билгеләре көчәя генә. Шуның өчен авыруның беренче билгеләре барлыкка килүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Аллергия берничә төрле була:
- аллергик дерматит (тәнгә бетчәләр чыга, тән ярыла, бозыла башлый). Бу бигрәк тә яшь балаларда күзәтелә.
- аллергик ринит (озак вакытка сузылган томау, бала иртәләрен туктаусыз төчкерә, борчыла, борыны кычыта). Бу бигрәк тә яз-җәй көннәрендә күзәтелә. Бу чорда конъюнктивитлы ринит та барлыкка килә. Күз кычыта, эренли, кызара.
- бронхиаль астма (йөткерү). Аллергиянең бу формасы бик җитди һәм катлаулы. Мондый диагноз куелган авырулар яшьтәшләреннән аерылмый. Ләкин андый балаларга көчле физик күнегүләр рөхсәт ителми. Алар ГТО нормаларын тапшырмый, профессиональ спорт белән шөгыльләнми. Кызганычка каршы, бронхиаль астма кешене гомер буена озатып бара. Мондый авыруларга, хәлләре яхшы булса да, ярты елга бер тапкыр табиб күзәтүе уздыру сорала. Астмадан интегүче балаларның кул астында һәрвакыт махсус ингаляторлар булырга тиеш.
- кычыткан бизгәге (крапивница) – кан тамырлары шешү. Бу төр сәламәтлек өчен әллә ни куркыныч түгел. Вакытында дәваласаң, башка кабатланмаска да мөмкин.
Прививка ярыймы?
Аллергиядән интеккән балага һәрвакыт бер табибта гына күзәтелергә киңәш ителә. Аллергия белән интегүче балаларга яз-җәй көннәрендә прививка, операция ясатырга рөхсәт итми еш кына табиблар. Бу чорда хәтта кайбер балаларга урамга да чыгарга ярамый.
Прививка мәсьәләсе шактый катлаулы, һәр очракны аерым карарга кирәк. Шуңа күрә башта дәвалаучы табиб белән киңәшләшү мөһим.
Башка төрле хәрефтән яки фонга
Бронхларның ярсыткычларга сизгерлеге тумыштан яисә нәселдән килүчән. Ул озак вакыт үзен сиздермәскә, ниндидер факторлар йогынтысы астында гына килеп чыгарга да мөмкин. Шул факторлардан котылу чарасын күргәндә, бронхиаль астма азуыннан котылырга була.
– Өйдәге тузан астма сәбәбе булган очракта, кирәкмәгән, тузан җыеп ятучы әйберләрдән котылырга, тузанны дымлы чүпрәк белән даими сөртеп торырга, юып була торган синтетик мендәр-юрганнар гына кулланырга кирәк.
– Үсемлек серкәсенә аллергия булганда, алар үсә торган җирләрдә йөрмәскә, үсемлекләр чәчкә атканда ишек-тәрәзәләрне ябык тотарга, кондиционерлар, һава чистарткычлар кулланырга кирәк.
– Ашамлыкка аллергия булса, андый азык-төлекне рационга кертмәскә, ысланган, буяулы ашамлыклар, алкоголь кулланудан тыелырга кирәк.
– Даруларга (антибиотиклар, ялкынсынуга каршы препаратларга) да аллергия булырга мөмкин. Аларны табиб кушуы буенча һәм бик саклык белән генә кулланырга кирәк.
Ләйсән Галәлиева,
район үзәк поликлиникасының участок терапевты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев