Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аллаһ тапшырган вазыйфа

Түбән Табын авылының Җәмигъ мәчете 2017 елда авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән сафка баса

Мәчет төзелешендә актив катнашкан авыл имамы Зиннур хәзрәт Галиев авылдашларына гына түгел, күрше-тирә авылларда да дини йолаларны башкару юнәлешендә ярдәм күрсәтә.

Авылда имам вазыйфасын башкару, дини йолаларны төгәл итеп алып бару – зур җаваплылык.

– Балачакта ике яктан да әбиләрем янына еш бара идем. Алар икесе дә биш вакыт намаз укый, ураза тотта иде. Ураза вакытында һәр көнне әби белән сәхәргә торып, аның укыганын тыңлап утыра идем. Коръән аятьләре, догалар балачактан ук күңелемә кереп калган, – ди Зиннур хәзрәт.

Дини белемен ныгыту, баету максатында Зиннур Галиев Казанда Рәшидә абыстай мәдрәсәсендә укып кайта. 2022 елда аңа шәһадәтнәмә бирәләр.

– Бүген имам булып йөрүем – Аллаһтан бирелгән зур нигъмәт, – ди Зиннур хәзрәт. – Аллаһтан бирелгән мөмкинлек булгач, дини йолалар башкарырга чакыручы бер кешегә дә каршы килмим. Түбән Табында гына түгел, күрше Тамьян, Тегермәнлек авылларына да йөрим. Хәзрәтләр булмаганда, Тугашка да чакыралар. Хәзер авылларда никахлар укылмый. Исем кушу, соңгы юлга озату чараларына, Коръән ашларына даими йөрибез.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев