Алимент буенча өч миллион сумлык бурычы җыелган әлмәтле суд каршына басты
Яңалыклар

Алимент буенча өч миллион сумлык бурычы җыелган әлмәтле суд каршына басты

Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алимент буенча өч миллион сумлык бурычы җыелган әлмәтле суд каршына басты
 
Акчаны ул үзенә сарыф иткән.
 
Әлмәттә өч балага алимент түләмәгәне өчен ир-атны төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачыкланганча, 2014 елдан ук ул түләргә тиеш булган, ләкин моны махсус эшләмәгән.
Ир-ат керемнәрен яшерә һәм акчаларын үзенә сарыф итә. Бурычның гомуми суммасы 3,3 миллион сумнан артып киткән.
Ул гаебен тулысынча таныды. Суд аңа хезмәт хакының бер өлешен дәүләт файдасына тотып калып, алты ай төзәтү эшләре билгеләде. Хөкем карарына шикаять бирергә була әле.

Тулырак: https://almet-rt.ru/news/inayat-m-za/aliment-buenca-oc-million-sumlyk-burycy-yelgan-almatle-sud-karsyna-basty

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев