Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевскида ясалма бозлы, өсте ябулы шугалак төзелеше төгәлләнеп килә

Быел Татарстанның Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ясалма бозлы, өсте ябулы шугалак төзелеше төгәлләнәчәк. Бу эшләр «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

Быел республиканың 18 спорт учреждениесенә барлыгы 56,3 миллион сумга спорт җиһазлары, инвентарь һәм экипировка сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

Җиһазлар олимпия резервындагы Казанның – 10, Чаллының 7 спорт мәктәбенә һәм Югары Ослан районының стендка һәм пуля белән ату буенча олимпия резервындагы республика спорт мәктәбенә юнәлдерелгән.

Шулай ук быел Татарстанның Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан кебек алты муниципаль районында ГТО мәйданчыклары корып куелачак. Бу максатларга 21,6 миллион сум бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев