Алда зур эшләр көтә
Районда быел да юллар төзелеше киң колач белән барачак. Иң күләмле эшләр Иске Сәет-Сикия юнәлешендә билгеләнгән.
Ике авыл арасында 5 км арада 181 млн 400 мең сумлык асфальт юл салыначак. Волга М-7 трассасының Иске Айман-Октябрь юнәлешендәге Тат. Бүләр һәм Исәнсеф авыллары арасында 4,5 км озынлыгында асфальт юл эшләү планлаштырыла. Моның өчен 153 млн сумлык финанс бүленгән. Моннан тыш Мөслим-Актаныш трассасында – 65 млн сумлык, Мөслим-Саклаубаш юнәлешендә (Мәлләтмак һәм Югары Табын арасындагы юлда) 30 млн сумлык юл эшләре башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев