Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альберт Бикмуллин: Республика үсешенә өлеш кертергә телибез

"Россия ветераннар партиясе"нең төбәк бүлеге рәисе Альберт Бикмуллин Татарстанда 13 сентябрьдәге сайлаулар барышына канәгатьлеген белдерде.

Мәгълүм булганча, бүгенге сайлауларда республиканың муниципаль берәмлекләренә депутатлыкка кандидат буларак Россиянең тугыз партиясе үз кешеләрен тәкъдим иткән иде. 7 меңнән артык депутатлык мандатына 9 меңнән артык кандидат дәгъва итә.

- Быелгы сайлауларда безнең әле бик яшь партиябез Татарстандагы 18 районда муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауларында катнаша. Безгә республиканың үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек туса, шат булачакбыз, үз сүзебезне әйтер өчен тырышабыз, - диде Альберт Бикмуллин бүген Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев