Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Алар – тормыш бизәге

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында җирлегебездә төрле чаралар оештырыла. Кичә “Курай” скверында “Әбием, бабам – минем горурлыгым” исемле буыннар чылбыры бәйрәме үтте. 

Бәйрәм өлкәннәрне кайнар чәй, коймак белән чәй эчертүдән башланды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте. 

– Өлкәннәр ункөнлеге җирлегебездә ел саен матур үтә. Әби-бабайларыбызны хөрмәтлибез, йөрәк түреннән чыккан изге теләкләребезне җиткерәбез, – диде Марина Бәдретдинова. – Бу чараның 5 октябрьгә туры килүе дә очраклы түгелдер. Ник дигәндә, өлкәннәрнең күпчелеге – укытучылар. Өлкәннәрдәге тәҗрибәгә таянып, яшьләр тормыш мәктәбен үтә. Киләчәктә дә шушы буыннар чылбыры өзелмәсен иде!
Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган өлкәннәргә сәнгать мәктәбе укучылары җыр-биюләрен һәм шигырьләрен бүләк итте. Халык уен кораллары бүлеге укытучылары, вокалистлар, театр бүлеге укучылары, мәктәп оркестры һәм “Тукай бизәкләре” бию ансамбле чыгышларын өлкәннәр бик яратып карады.
– Өлкәннәрне хөрмәтләү бәйрәменә бик теләп килдем. Сәнгать мәктәбе концертын карадым, оныгым Әмир дә шунда укый. Техникум кызлары бик тәмле коймак белән сыйладылар. Өлкәннәргә җылы караш, тәмле сүздән дә зуррак бүләк була алмый. Күңелебез булды, оештыручыларга рәхмәт! – ди Түбән Табын авылыннан килгән Рәзифә Гәрәева.
Чарада Мәскәү өлкәсендәге Черноголовка шәһәре укучылары да катнашты. “Август” агрофирмасы шефлык итүче мәктәп укучылары Мөслимгә экскурсиягә килде. 
– Өлкәннәрне хөрмәтләү – матур традиция. Сәнгать мәктәбе үткәргән чара күңелгә май булып ятты. Мондый бәйрәмнәр коронавируска бәйле төшенкелектән котылырга ярдәм итә, хезмәттәшләр һәм якыннар белән күрешү, аралашу мөмкинлеген бирә. Алга таба да һәрберебезгә сәламәтлеккә тиенеп яшәргә язсын! Мондый чаралар дәвамлы булсын! – ди Рөстәм Шәрипов.
Шундый ук чара бүген Пушкин скверында уза. 7 октябрьдә “Мөслим йөрәге” скверында “Тормышка ун мең адым” сәламәтлек акциясе оештырыла. 
Өлкәннәр – тормыш бизәге. Әти-әниләребезгә яки әби-бабайларыбызга гына түгел, янәшәдәге һәркемгә күңел җылыбызны мулдан өләшик әле!

 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев