Алар өчен дә яшим...
Еллар үткәч солдатта күргәннәрне башкаларга да җиткерәсем булыр, дип уйлады микән – Данил армия хезмәте белән бәйле һәр датаны, вакыйганы детальләренә кадәр нечкәлек белән сөйли бүген. Хезмәте Союзда гына үтсә, бәлки, бу кадәр үк хәтергә дә уелмас иде ул еллар. 15 меңгә якын совет солдатының гомере өзелгән, 53 меңнән артыгы яраланган, контузия алган әфган сугышы утында кайна да, ничек онытылсын ди ул мәхшәр?!
Симәк егете Данил Госмановның мәктәптән соң Әлмәт төзүчеләр техникумында укып йөргән көннәре. Беренче курсны тәмамларга да күп калмый. 1987 нче елның 4 маенда аның кулына армиягә повестка тоттыралар. Солдат вещмешогын иңенә аскан егетләрне “Вам повезло” дип озатып калган майор ни әйтергә теләде икән? Сигез елга якын исеме үк солдат аналарының йөрәген көйдергән әфган утына китәселәрен белеп, егетләрне борчымаска булганмы? Барып җиткәч, үзләре дә аңлар, әлегә тыныч булсыннар, дип уйлаганмы?
– Күңелдә курку хисе бар иде. Ләкин нидер уйлап торырга җай да булмады. 16 майда Казанга килеп төштек, өч сәгатьтән безне Пензага алып та киттеләр. Ә анда җиде кат иләк аша үткәрделәр. Бер көндә 7 тапкыр рентген гына тордым! Уйлыйм да, исем китә, – ди Данил.
Эшелонга төялеп, көчле сак астында Үзбәкстанның Термез шәһәрендәге хәрби частькә барып җиткәч кенә “Хезмәт итү урыны – Әфганстан” дигән язу, 2 км ераклыкта гына күренеп торган әфган таулары икеләнүләргә нокта куя. Данилны 3 нче артиллерия батареясенең 3 нче взводында “2С-1” үзйөрешле артиллерия установкасына наводчик (көйләүче) итеп билгелиләр. Биш айга сузылган өйрәнүләр – 15әр километрга марш-бросоклар, полигонда артиллериядән атулар, мораль-психологик яктан әзерләүләр...
– Иң авыры климатка өйрәнү булды. 40-50 градуска җиткән кайнарлык, сусызлык үзәккә үтте. Кайнамаган су эчәргә ярамый. Күпме саклансам да, сары чире эләктереп, тернәкләндерү үзәгендә ятып чыгарга туры килде, – дип искә ала Данил.
1987 нче елның 4 ноябре. Тулы хәрби снаряжение белән Кандагарга очу. Аннан – Әфганстанның көньяк өлешендәге Регистан чүлендәге хәрби ноктага. Дошман белән беренче бәрелеш. 4 декабрь көнне кышлак ягыннан, миналанган чүл буйлап, берни булмагандай өч ишәк чыга алар ягына. Көндезен ул-бу булмаса да, төштән соң, әллә шул ишәкләр аркасында, дошман реактив ракеталар яңгыры астында калдыра солдатларны. “К бою!” дигән команданы ишетсәләр дә, яңа килгәннәр бер мәл югалып кала, саклану инстинкты да формалашмаган әле. Шунда “дед”лар ярдәмгә килә: кайсы, сине гәүдәсе белән каплап, өстеңә ава, кайсы окопка сөйри. Ничек итсәләр итәләр, батарея гаубицадан ут ача. Дошман тына. Теге ишәкләр “сын полка”га әйләнә. Аларны ашаталар, читкә җибәрмиләр. Файдалары да тия: ишәкләр белән снарядлар, башка сугыш кирәк-яраклары ташыйлар.
Әкренләп кинәт башланган атышларга да өйрәнә солдатлар. Данил Госмановның расчеты батареяда атна саен оештырылган ярышларда гел беренчелекне ала. Җитезлек тә бар, физик әзерлекләре дә яхшы, бер атуда “цель”не дә юк итәләр. Тырышлыкның “файдасы” – боларның расчетыннан ике егетне башкаларга кушалар. Биш кеше урынына нибары өчәү калалар. Орудие командиры – Украинадан Владимир Сидляр, коручы – Кабардино-Балкариядән Ахмед Дзугулов һәм көйләүче – Мөслим егете Данил Госманов. Интернациональ сугышчылар шулай да сынатмый. Союздан килгән колонналарны артиллерия белән “Нагахан борылышы”, “Черная площадь”, “Элеватор” дигән куркыныч җирләрдән Кандагарга кадәр озату буенча хәрби операцияләрне дә уңышлы башкаралар.
– Андагы бөтен авырлыкка да түзәргә өйрәндек, алар күптән онытылды да кебек. Әмма иптәшләрнең үлеме генә һаман да йөрәкләрне тетрәндерә. Күрше дус халыкка интернациональ ярдәм күрсәтәбез дип, 18-20 яшьлек күпме егетләрнең гомерләре өзелде, – ди әфганчы егет.
Д. Госманов хезмәт иткән 3 нче артиллерия батареясе Әфганстаннан 1989 нчы елның 15 февралендә чыгарыла. Хезмәт срогын Тамбовта тутырып, 24 майда туган авылына кайтып керә егет. Ә анда ике ел тыныч төн йокысы күрмәгән, ут йотып стресста яшәүдән авыруга сабышкан әти-әнисе улларының исән-сау кайту сөенеченнән нишләргә белми. Егет техникумда укуын дәвам итә. “Мин – әфганчы” дип, күкрәк киереп йөрми. Ике елдан соң диплом алырга сугышчан медальләрен тагып килгәч кенә беләләр араларында ут эченнән кайткан батыр егет булуын. Алабуга автомобиль заводына эшкә китәргә йөргән дипломлы белгечне ул вакытта “Алга” колхозы рәисе булып эшләгән Әснәф Галиев “эләктереп ала” һәм колхозга газ буенча җаваплы хезмәткәр итеп билгели. Авылларны газлаштыру еллары. Данил җиң сызганып эшкә тотына. Йортларга, социаль объектларга зәңгәр ягулык кертүдә тырыш хезмәтен куя. 1995 елдан башлап, бер үк вакытта район газ участогында слесарь хезмәтен дә башкара ул.
50 яшен тутырган райондашыбыз бик тә аралашучан, вакыйгаларның үзәгендә кайный, актив тормыш алып бара. 2016 елда районның сугышчы-интернационалистлар иҗтимагый оешмасын җитәкләүне ышанып тапшыралар аңа. Шуннан бирле, локаль конфликтлар ветераннары белән тыгыз элемтәдә булып, алар белән төрле чаралар оештыра. Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташларыбызның туып үскән йортларына истәлек такталары куюда башлап йөри. Аның беренчесен үз акчасына эшләтә Данил. Укучылар белән очрашуларга йөри. Районда гына түгел, республика районнарында яшәүче әфганчылар белән ныклы элемтә урнаштырдылар. Бу арада аның һәр көне сәгатьләп бүленгән. “За боевые заслуги”, “70 лет Вооруженных сил СССР”, “От благодарного афганского народа” һәм башка медальләр иясе Данил Госманов әле шушы көннәрдә генә ТНВ каналында баручы “Манзара” тапшыруында булып кайтты.
Гаиләсендә дә һәрьяклап үрнәк ул. Хәләле Зөлфия белән ике кыз, бер малай үстерәләр. Балаларын кечкенәдән үзешчән сәнгатькә тарталар, Госмановларның гаилә ансамбле авылда һәм районда үткән концертларда еш чыгыш ясый. Бигрәк тә әфган турындагы җырларны бөтен күңелен биреп башкара ул.
– Таш кыялар арасында башларын салган яшьтәшләрем алдында, аларның якыннары алдында үземне бурычлы хис итәм. Алар өчен дә яшим кебек, – ди Данил Госманов.
Әлфинур Ногманова.
Фото – Д. Госмановның
гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев