Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар барысын да белә

Ни дисәң дә, яшәешебез һава торышы белән бәйле. Бәйрәмгә җыенсак та, табигать кочагына чыгарга уйласак та, тизрәк синоптиклар фаразы белән таныша башлыйбыз. Һава торышын күзәтүче спутниклар да, әллә нинди махсус компьютерлаштырылган программалар да метеоролог хезмәтенә тиңләшә алмый.

Ел елга ошамый, дияргә яратабыз. Метеорологлар исә кайсы елда нинди һава торышы күзәтелүен конкрет саннарда зур төгәллек белән әйтеп бирә. Узган ел бу вакытта явым-төшемнәр күзәтелмәвен билгеләп үтә метеостанция хезмәткәрләре. Быел әнә 18 март көнендә генә дә айлык норманың яртысы күләмендә кар яуды. Декада азагына ул 257 процент тәшкил итте. Шунлыктан басулардагы кар катламы да ике мәртәбә артты. Бүген басуларда карның уртача биеклеге - 45 сантиметр. Ә урыны белән ул 60 сантиметрга кадәр җитә. Туфрактагы туң катламы - 91 см, узган ел бу күрсәткеч 141 см булган.

- Безнең төп бурыч - җирлегебезнең климат үзенчәлекләрен өйрәнү. Быелның март аен 1999 нчы елгы белән чагыштырырга булыр иде. Ул елны да яз соңга калып килде. Март ае быелгыдай мул кар белән сөендергән иде, - ди район метеостанция җитәкчесе Лариса Сабирова.

Басуларда карның күп булуы һәм тыгыз ятуы су басу куркынычын да арттыра. Ташу сулары көчле булыр, дип фаразлый метеорологлар. Саклык чараларын алдан күрү комачау итмәс.

- Фаразларга килгәндә, ул метеостанцияләрдән алган күзәтүләр нигезендә төзелә. Җирлеккә кагылышлы агрофаразлауларны исә үзебез төзибез. Гадәттә, көтелгәннәр рас килә. Һава торышының нинди булачагын алдан билгеләү - бик катлаулы процесс. Һава торышы турындагы фаразлаулар берничә стадиядә үткәннән соң гына барлыкка килә. 3 сәгать саен метеостанцияләрдән җирле һава торышы турындагы мәгълүматлар Казанның метеорологик үзәгенә җибәрелә. Анда аларны код рәвешендә Җирнең һава торышы картасына төшерәләр. Шулай итеп, синоптик карта булдырыла. Белгечләр, һава массасының кайсы яктан килүен исәпләп, җилнең көчен һәм юнәлешен, температураны, явым-төшемне фаразлый. Шул рәвешле тәүлек ярымга фараз төзелә, - ди Лариса Сабирова.

Метеорологлар хәбәр итәнчә, хәтта болытларның биеклеге дә һава торышын фаразлаганда мөһим роль уйный икән.

- Болытларның 200 метрдан да түбән булуы куркыныч. Ул давыл булачагы турында хәбәр итә. Циклоннарның - һава торышының начараюына, ә антициклоннарның аязуына китерүен күпләр белмидер әле,- ди район метеостанция хезмәткәре Гүзәлия Сәхбиева.

Бүген метеорологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген Лариса Сабирова кул астында 6 кеше эшли. Мөслимебез синоптикларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев