Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алабуга шәһәрендә узган ярышта Мөслим бадминтончылары җиңү яулаган

19-20 сентябрь көннәрендә Алабуга шәһәренең "Бердәм Россия" спорт комплексында район башлыгы призына бадминтон буенча ачык турнир үткәрелде. АндаТатарстанның 23 район һәм шәһәрләреннән 180 спортсмен көч сынашты.

Мөслим данын яклап 17 бадминтончы чыгыш ясады. 2000-2001 елгы үсмерләр арасында шәхси беренчелектә Рүзәл Ханов 3 урынны, парлы чыгышта Булат Шәрәфетдинов һәм Рүзәл Ханов 3 урынны яуладылар. 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында Айнур Җәлилов 2 урынга , парлы ярышта Ислам Фәрхетдинов һәм Айнур Җәлилов 2 урынга лаек булдылар. Спортсменнарның тренеры - Инсаф Ханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X