Актив тормыш гомерне озынайта
Татарстанда “Актив гомер озынлыгы” программасы эшли. Әлеге проект “Гаилә” милли проектының “Өлкән буын” федераль юнәлеше кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында 1800дән артык шөгыль каралган һәм ул Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә дә эшли. Бу программага Татарстанда ярты миллионга якын өлкән кеше кушылган.
“Актив гомер озынлыгы” программасының төп максаты өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын һәм активлыгын арттыру, аларның яхшы кәефтә һәм сәламәт булып калуларына ирешү дип билгеләнгән. Чараларны оештыручыларның фикеренчә, кеше үзе өчен кызыклы шөгыльләргә никадәр күбрәк җәлеп ителсә, аның тормыш сыйфаты да шулкадәр югарырак булачак. Кеше, лаеклы ялга туктагач, югалып, үз эченә йомылып калырга мөмкин. Менә шушы чорда аның аралашырга дуслары, кызыксынып йөри торган ял һәм спорт мәйданчыклары, күңеленә ошаган шөгыле булу һәрвакыт яхшы кәефтә, сәламәт һәм шат булып калырга мөмкинлек бирә.
– Ил күләмендә эшләүче әлеге программа өлкәннәр тормышына яңа сулыш өрде, дип әйтергә тулы нигез бар. Бу программаны тормышка ашыру максатында районыбызда да күләмле эшләр башкарыла. Район башлыгы тарафыннан “Сәламәтлек бишьеллыгы” игълан ителгән иде. Аның буенча аерым план әзерләнде һәм анда өлкәннәр өчен аерым бүлек бар. Без, өлкәннәр, һәр чарада актив катнашырга омтылабыз, чөнки бу – безнең сәламәтлегебезнең һәм яшәү рәвешебезнең бер билгесе. Лаеклы ялдагы райондашларыбызны актив яшәү рәвешенә тартырга тырышабыз. Төрле чаралар уздырабыз, – ди район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов. – Ел дәвамында узучы мәдәни һәм спорт чараларында өлкәннәр актив катнаша. Лаеклы ялда, өлкән яшьтә булуына карамастан, үзен спортка багышлаган ветераннар байтак. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы эшли. Анда йөрүче өлкәннәр мәдәни чараларда чыгыш ясый, төрле шәһәр-районнарда узган мәдәни бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Бик күп өлкәннәрне кызыксындыручы, актив яшәү рәвешенә тартучы тагын бер чара – “Балкыш” фестивале. Үзешчән сәнгать юнәлешендә осталыгы булган өлкәннәр әлеге фестивальдә бик теләп катнаша. Фестивальнең район үзәгендә узган гала-концертында 150дән артык рай-ондашыбыз чыгыш ясады.
Яңа Усы авылында гомер итүче Наилә Демидовага быел 75 яшь тулды. Ул – ике дистә елдан артык “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы әгъзасы, Яңа Усы авылында эшләүче “Усыкай буйлары” фольклор ансамблен оештыручы.
– Мәдәни һәм спорт чараларында катнашуым миңа яхшы кәеф бүләк итә. Мин аралашырга яратам, төрле чараларда үзем кебек өлкәннәр белән очрашып, сөйләшеп кайткач, күңелем күтәрелә, борчу-мәшәкатьләр онытылып тора. Башка шәһәр-районнарга баргач, яңа дуслар табыла. Районыбызда өлкәннәргә игътибар зур, төрле чараларга чакырып торалар. Олыгаеп, моңсуланып ятарга вакыт юк, – ди ул.
Нарат Асты авылында яшәүче Мөнир Ситдыйков дүрт дистә елга якын шәһәрдә гомер иткән. Лаеклы ялга чыккач, ул туган авылына кайтып төпләнгән.
– Авылда гел өйдә генә булырмын, ихатадан ерак китмәм кебек тоелган иде. Янәсе, авылда нишлисең инде?! Һич алай булып чыкмады. Авылдашлар белән бергәләп Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск ясадык. Авыл көннәре, төрле мәдәни чаралар үткәрәбез. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы белән төрле чараларда катнашабыз, спорт чараларына да теләп йөрим. Өйдә генә торган юк. Актив тормыш алып бара алуыма, дусларым, танышларым күп булуына бик шатмын! Авылда Сабантуй үткәрергә әзерләнәбез әле, картаерга вакыт юк, – ди Мөнир абый.
– Хәрәкәттә – бәрәкәт – минем яшәү девизым. Хәрәкәт булмаса, кеше, чынлап та, картая башлый. Физик картаю да, күңел картаюы да бик тиз үзенә бөтереп ала. Ә кешеләр белән аралашканда, үз эчеңә йомылып утырмаганда, һәркем үзен кирәкле һәм сәламәт итеп хис итә башлый. Без тормыш иптәшем белән табигатьне бик яратабыз. Чаңгыда шуарга, җәен җиләк җыярга, урман-кырларда йөрергә яратыбыз. Спорт ярышларында да бик теләп катнашабыз. Әле күптән түгел “Өченче буын” республика спартакиадасында катнаштым. Ярышка килгән өлкәннәрнең һәркайсына сокланырлык иде. Барысының да кәефләре күтәренке, аларга үз яшьләрен биреп тә булмый. Ярышларда элек укытучы булып эшләгән күп танышларымны очраттым. Яңадан бер кат яшәреп, күңелем күтәрелеп кайттым ярыштан. Шөкер, Мөслимебездә дә актив апа-абыйлар байтак. Күпләр бассейнга, спорткомплекска йөриләр, кыш көне чаңгы шуалар. Йога белән шөгыльләнүчеләр бар, шахмат-шашка, бильярд уйнаучы өлкәннәребез дә бихисап, – ди Олы Чакмак авылында яшәүче Сирена Фәсхиева.
Актив тормыш алып бару, һәрвакыт яхшы кәефтә булу һәркемнең үзенә бәйле. Мөслимебездә спорт белән шөгыльләнергә дә, мәдәни тормышта катнашырга да мөмкинлекләр күп. Өлкәннәргә игътибар һәм хөрмәт зур. Иң мөһиме – өлкән буын яшәү мәгънәсен югалтмасын иде.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев