Ак калфакның табылган чагы...
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Мөслим бүлекчәсенең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда оешманың рәисе Кадрия Идрисова катнашты.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы ана һәм бала хокукларын яклау, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү, дөньякүләм икътисадый һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерүне максат итеп куя. Оешманың “Ак калфак” исемен йөртүе очраклы түгел, калфак – затлылык билгесе. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Мөслим бүлегенең киңәйтелгән утырышында катнашучылар да калфактан килгән иде.
Утырыш бишек җыры белән башланды. Юкка түгел. “Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам итү, яшь буынны тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләнгән. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы ул”, – диде “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Гәрәева. Очрашуның темасы да “Милли тәрбия – җирлегебезнең киләчәге” дип билгеләнгән иде.
Тәрбия гаиләдән башлана. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, ди халык. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне бала кулланма итеп ала. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та шушы фикерне җиткерде.
– Соңгы елларда районыбыз зур үзгәрешләр кичерде: Мөслим төзекләнде, матурланды. Бу матурлык киләчәк буынны тәрбияләү өчен кирәк. Бала нинди мохиттә тәрбияләнсә, киләчәктә үзе дә гаиләсенә шундый тәрбия бирә, – диде ул, утырышта катнашучыларны сәламләп.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлегендә 17 бүлекчә эшли. Оешмада 145 вәкил теркәлгән. Оешманың Баланлы авылындагы бүлекчәсе җитәкчесе Илүсә Исламова “Ак калфак” оешмасының Мөслим бүлеге утырышларында күтәрелгән мәсьәләләр, чараларга тукталды. Мөслим лицеенең методик эшләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Латыйпова балаларга милли тәрбия бирү юнәлешендә башкарылучы эшләр, “Аулак өй”, “Манзара”, “Китап укучылар конференциясе”, “Фоат Садриев укулары”, “Мөслим егете. Мөслим кызы” һ.б. проектлары турында сөйләде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Фоат Садриев укулары” проектын зуррак масштабта үткәрү тәкъдиме дә яңгырады.
Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев чарада үзе дә катнашты һәм фикерләрен дә җиткерде. “Тәрбия ул – атмосфера, дигән сүз. Өйдәге, урамдагы, илдәге атмосфера. Халык шуннан тәрбия ала. Ә кешене бәяли торган төп әйбер ул – хезмәт. Язучыга да иң элек аның хезмәтеннән чыгып бәя бирәләр. Җәмгыятьтә хезмәтнең дәрәҗәсе төште”, – диде ул.
Тагын бер кунак – эшмәкәр Эльза Ибраһимова уңыш сере белән бүлеште. “Матди якны гына уйласаң, уңышка ирешеп булмый. Эшнең кешелеккә файда, яхшылык китерүе турында да уйларга кирәк. Шул очракта гына уңышка ирешеп була”, – диде ул. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова районда балаларга милли тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлеккә тукталды, тәрбия эшен гореф- гадәтләрне саклап, милли йолаларны барлап алып барырга чакырды.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Идрисова мөслимлеләрнең балаларга тәрбия бирүдә дөрес юнәлеш сайлап, бик матур эшләүләрен билгеләп үтте.
– “Фоат Садриев укулары”, “Рушат дәресләре” проектлары турында ишеттем. Мөслимдә үз кешеләренә шәхес итеп карый, зурлый беләләр икән! Бу бик мөһим! Бала аларны күреп, белеп үсә икән, анда: “Мин дә шундый шәхес була алам”, – дигән фикер туа. “Кояшкай” балалар бакчасын күрдек. Ниләр генә эшләмиләр анда?! Баланың бакчада нинди тәрбиячегә эләгүе, мәктәптә беренче укытучысының кем булуы аның тормышында зур роль уйный, – диде Кадрия ханым.
Кадрия Идрисова бала тәрбияләүдә милли гореф- гадәтләрнең әһәмияте турында да сөйләде. Исем кушу, никахлашу йолаларына, хәтта тырнак кисү, чәч алу тәртибенә дә тукталды. Яшьләрнең киенү стиленә, тормыш рәвешенә игътибар итәргә чакырды:
– Һәркем үз нәсел-нәсәбен, җиде буын бабасын белергә тиеш. Шәҗәрәсен белмәгән бала туганы белән гаилә корырга мөмкин. Ә бу аяныч нәтиҗәләргә китерә. Бүген яшьләр арасында гражданлык никахы популяр. Аларга кем кайда никах укыган?! Бу бит кызларны, егетләрне мәсхәрәләү дигән сүз! Бала яратып өйләнешкән никахта туарга һәм туганчы ук кадерле булырга тиеш! Туачак баланы карында чакта ук яратырга, иркәләргә һәм карында вакытта ук бишек җыры көйләргә кирәк.
Әлеге фикерне Сәйденур апа да куәтләде: “Хатын- кызлар элек чәчләрен каплап йөргән. Баш, чәч кеше сәламәтлеге өчен җаваплы. Баш – антенна ролендә, икенче антенна – кендек”.
Кадрия ханым, мондый “антенналарның” хатын-кызда бишәү булуын билгеләп үтте һәм начар энергиядән саклану өчен аларны каплап йөрергә киңәш итте. Фоат абый калфакны бүген халыкның әхлагы, пакьлек дәрәҗәсенә күтәрүе өчен “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага рәхмәтен җиткерде.
Очрашу бүләкләргә дә бай булды. Милли мәдәниятне үстерү өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен шагыйрә Лилия Садриевага һәм язучы Фоат Садриевка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилее уңаеннан Лилия ханым район башлыгының котлау адресын һәм истәлек бүләген дә алды. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы каршында нәтиҗәле хезмәте өчен оешманың Мөслим бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатына, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Нәзилә Бәдретдинова – район башлыгының Мактау грамотасына, Олы Чакмактан Тәслимә Шәймиева, Яңа Карамалыдан Филиза Фарухшина һәм Баланлыдан Илүсә Исламова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Римма Афзалова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев