Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак калфакны җилләр какмасын

Яңа ел чорында кичләрен Әмәкәй авылы Мөслимнән ким балкымады – һәр ихатага диярлек гирляндалар эленгән иде.

Мондый күмәклек, тормыш-көнкүрешләрен матурларга тырышу әмәкәйлеләрнең һәр эшләрендә чагыла. Сабантуйга да бүләкләрне матур итеп бизәлгән җигүле атларда җыя алар, авыл яшьләре артистлар чакыруны хәл итә. Авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы район бүлеге утырышына килүчеләрне җирлек тормышы белән таныштырып, шундый сүзләр дә җиткерде.

– Әмәкәй аккалфакчылары күп эшли, – дип билгеләп үтте оешманың район бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева. Ул көнне Нәзирә Насретдинова җитәкчелегендәге җирле аккалфакчылар башкарган эшләрен күрсәттеләр, тупланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар – үзешчән театр артистлары да, гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерүчеләр дә. Боларның барысы да Сабантуйга бүләк җыю күренешендә, 74 яшьлек Бания Борһанованың әни-әбиләреннән отып калган “Язмыш” исемле мөнәҗәт башкаруында да ачык чагылды. Күргәзмәдәге кул эшләре, пешкән ризыклар апа-җиңгиләрнең осталыгын, эштән бушаган вакытларының кадерен белүләрен раслап торды. 
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы милли гаиләләр булдыру, милли рухиятле, әхлаклы яшь буын тәрбияләү, туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, шәҗәрәләрне өйрәнү, милли киемнәребезне бүгенге көнгә яраклы итеп куллану, милли аш-су әзерләү, кул эшләренә осталыкны арттыру һәм башка юнәлешләр буенча эшли. “Ак калфак” оешмасының Әмәкәй бүлеге дә эшчәнлеген калфак тегү, аларны чигү белән башлап җибәргән. Эшләреннән бик матур күргәзмә дә оештырганнар иде. 
Сәхнәгә Шамслар гаиләсе күтәрелде. Резеда һәм Илгизәр – авылны тотучы гаиләләрнең берсе. Илгизәрне гармунчы, җырчы, биюче дип мактыйлар. Резедасы да җәмәгатеннән калышмый. 2007 елда ире ягыннан шәҗәрә төзүгә керешкән. Эш барышында байтак материаллар туплаган. Резеда ханым аккалфаклыларны районда гына түгел, бәлки республикада бердәнбер булган фамилияләре тарихы белән һәм нәселләренә кагылышлы башка кызыклы фактлар белән таныштырды. Шамсларның дүрт уллары да төшеп калганнардан түгел: олысы кичәне җыры белән бизәсә, уртанчысы шигырь укыды, кече игезләре җыр-биюдә осталыкларын күрсәтте. 
Әмәкәйлеләр үз җирлекләренең традицияләрен кадерләп саклыйлар. Шулай булмаса, узган гасырда танылган авылдашлары, укытучы Әнисә Шәйхәйдәрова тарафыннан оештырылган татар халык уен кораллары ансамбле бүгенге көнгә кадәр яши алыр идеме?! Аларның чыгышын утырышта катнашучылар алкышларга күмде. 
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова “Ак калфак” оешмасының Әмәкәй бүлеге эшчәнлеген уңай яктан бәяләде, чараның күңел җылысы белән оештырылуын билгеләп, иҗтимагый оешмага алдагы эшләрендә уңышлар теләде. 
“Утырыш” дип рәсми исемләнгән чара бик җылы, эчкерсез рухта үтте. Соңыннан кунаклар аралашуны Әмәкәй тортлары, чәкчәк-тәбикмәкләре куелган чәй өстәле артында дәвам итте. Чын татарча итеп пешерелгән балан бәлешенең тәме балачакта шушы авылда авыз иткән ризык тәмен хәтерләтте. 
Мөнирә Арсланова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев