( «Татар-информ», Сергей Гаврилов). КХЛ чемпионатында Олимпия антракты барышындагы беренче контроль матчта Казанның «Ак Барс» хоккей командасы кичә Сочида шул ук исемдәге клубны отты. Казанлылар очрашу тәмамланырга 8 секунд кала үзләренә җиңү китергән алканы кертте.
«Ак Барс» командасына һөҗүмчеләр Андрей Попов һәм Данис Зариповның кире кайтуын да искәртик. Алар икесе дә имгәнү сәбәпле, бозга чыга алмаган иде.
Казанлыларның икенче уены бүген Сочида уза.
ХК «Сочи» (Сочи) - «Ак Барс» (Казан). 1:2 (0:1, 0:0, 1:1).
«Ак Барс»: Гарипов. Марков - Манухов, Галиев-Ткачёв - Зарипов; Токранов - Яруллин, Глинкин - Попов - Азеведо; Батыршин - Лямкин, Лукоянов - Потапов - Глухов; Сидоров - Фәтхуллин, Косов - Свитов - Бурмистров.
Алкаларны керттеләр: Иванов (48) - Ткачёв (17), Яруллин (60). Штраф: 12-8.
Нет комментариев