Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Айбулат Имматуллин турында документаль фильм төшерелде

Фильмда Айбулатның тормышы төрле чорларда күрсәтеләчәк

 

Якташыбыз, МХОдә батырларча һәлак булган райондашыбыз Айбулат Имматуллин турында документаль фильм төшерелде

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Мөслимдә Мәскәү кинематографистлары эшләде. Алар якташыбыз, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айбулат Имматуллин турында документаль фильм төшерделәр. Режиссер, сценарист, шагыйрь Олеся Шигина җитәкчелегендәге төркем Айбулат эшләгән "Аргамак" ат спорт комплексында, Сарман районы Карашай Саклау авылында, ул белем алган Мөслим урта мәктәбендә булды.

Фильмда Айбулатның тормышы төрле чорларда күрсәтеләчәк. Биредә аның балачак һәм яшьлек елларыннан алып, фронттагы хезмәте, батырлыгы, яраланганнан соң реабилитациягә кайткач, "Аргамак"та атта йөреп, көч туплаган вакытлары торгызылачак.

"Фильмны төшерүдә, аның өзекләрендә безнең тәрбияләнүчеләребез һәм тренерыбыз, шулай ук, әлбәттә, безнең атларыбыз да катнашты", - дип хәбәр итәләр "Аргамак" ат спорты комплексыннан.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Айбулат укыган кабинетны, мәктәптә эшләп куелган Батырлык почмагын да фильм төшерүчеләр игътибарсыз калдырмаган. Мәктәп директоры Гөлшат Галиева хәбәр иткәнчә, Олеся Шигинага Батырлык почмагы бик ошаган. "Олы шәһәр мәктәпләрендә булганым бар, сездә истәлекләргә, хәтергә игътибар зуррак, истәлекләрне кадерләп саклый беләсез", - дигән ул. Биредә Айбулат истәлегенә Герой партасы эшләнәчәк. "Аны үзе укыган кабинетка куярсыз", - дип, теләген белдергән О.Шигина. "Ул кабинетка "Хәтер дивары" эшләү дә күздә тотыла", - диде мәктәп директоры Г.Галиева.

Фильмның презентация өлеше Мәскәү, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә февраль аена планлаштырылган.

Фотода - Айбулат Имматуллин һәм фильмда аның ролен уйнаган актер.
Фотолар - Сәрия Шакировадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев