Агротехник срокларда
“Агросила” холдингы составындагы бөртекле һәм техник культуралар игү белән шөгыльләнүче “Намус” агрофирмасы бөртеклеләр урагын районда беренчеләрдән төгәлләде.
Дүрт ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында эш оештыруның матур үрнәген күрсәтеп килүче агрофирма басуларында быел 1615 гектарда “Раушан” сортлы арпа игелде. Аның һәр гектарыннан уртача 30 центнер уңыш алынган. Башка елларда да югары табыш китерүче маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек биргән агрофирмада быел беренче тапкыр орлык өчен горчица үстергәннәр. Әлегә аны сату күздә тотылмый: чәчүлек орлык өчен салып, киләсе елда горчица мәйданнарын тагын да арттырырга планлаштыралар.
– Көнбагыш культурасын 4040 гектарда үстердек. Аның иртә өлгерешле “Пионер”, “Метеор”, уртача өлгерүче “Санай” һәм “МАС 80” сортларын чәчкән идек. Алар инде тулы өлгереш фазасына керде. Сентябрь ахырында урып-җыюга керешәчәкбез. Техника да, механизаторларыбыз да җитәрлек, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кашафетдинов.
Намуслылар быел уракны 22 августта башлаган иде. “Агросила”дан килгән җиде комбайн, көн саен 150 гектарда урып-җыю эшләре башкарып, сентябрь башында бөртекле культураларны алып та бетерде. Агрофирмада шундый язылмаган закон яши: иген басуларына КамАЗ кебек йөк машиналары керергә тиеш түгел. Чөнки җир тапталып, киләчәк уңышка шактый зыян китерә, диләр. Шуңа күрә комбайннардан кала басуга чылбырлы тракторлар гына кертелә. Быел да ашлыкны ындыр табагына “Джон Дир” тракторларына тагылган “Флигель” арбалары белән кайтарганнар. 35әр тонна икмәк сыйдырышлы арбалардан ашлыкны КамАЗ машиналары туры элеваторга илткән.
Басуда эшләүчеләргә бөтен шартлар да тудырылган. Агрегатларга техник хезмәт күрсәтү, ягулык салу, механизаторларны ашату басуда оештырылган. Пешекчеләр Ләйлә Нигъмәтуллина һәм Саҗидә Сибгатуллина көнгә дүрт тапкыр кайнар аш әзерләгән. Агрофирма җитәкчелеге хуҗалык эшләрендә катнашучы тырыш механизаторлары белән дә горурлана. Мөнәвир Камаев, Нияз Галимов, Марсель Солтанов, Азат Латыйпов, Александр Леснов кебек булсынга эшләүче хезмәтчәннәр белән таулар күчерергә була, ди алар. Ындыр табагында һәм басуда сезонлы эштә йөрүчеләр дә дилбегә кактыра торганнардан булмаган.
Агрофирмада киләсе ел уңышына нигез салуга да зур игътибар бирелә. 2556 гектарда “Скипетр” сортлы көзге бодай чәчүне агротехник срокларда башкарганнар. Чәчкәндә тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 60 кг исәбеннән диаммофоска да кертелгән.
– Агрофирмада чәчү әйләнешен саклау максат итеп куелды. Чәчү структурасын формалаштырганда культураларның элгәрләренә игътибар итәбез. Киләсе елда көзге культуралар белән бергә зур мәйданнарда арпа, горчица үстерәчәкбез. 2021 елда шикәр чөгендере үстерү өчен җир әзерләү дә күздә тотыла, – ди Эмиль Кашафетдинов.
Тиз өлгерешле “Рапсодия” сортлы горчица культурасына азык-төлек сәнәгатендә дә, техник үсемлек мае буларак, сәүдә базарында да сорау зур. Өстәвенә горчица туфрак өчен ышанычлы фитосанитар ролен дә үти: гөмбә авыруларын бетерә, җирне органик матдәләргә баета. Бөртеклеләр өчен иң яхшы элгәр дә исәпләнә.
Әлфинур НОГМАНОВА.
Эмиль Кашафетдинов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев