Реклама
Яңалыклар
"Агромастер”да кунакта – “Россия-1” каналы
“Агромастер” җитештерү компаниясендә “Россия 1” телеканалының мәгълүмати тапшырулар хезмәте башлыгы Дмитрий Второв җитәкчелегендәге иҗат төркеме булып китте.
Кунаклар компаниянең җитештерү цехларында, “Исламов” КФХ басуларында урып-җыю барышын төшерде. “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов журналистларга биргән интервьюсында: “Уңыш яхшы булмаса да, 2-3 елга җитәрлек ашлык запасы бар. Чәчү өчен киләсе ел орлык резервыннан файдаланабыз Язгы бодайны 25 июльдә суктыра башлаган идек, урып-җыюны 15 августтан да соңга калмыйча төгәлләрбез, дип уйлыйм”, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев