«Агромастер» коллективы белән очрашу узды
Бүген район җитәкчелеге «Агромастер» җитештерү компаниясе коллективы белән очрашты
Район башлыгы Альберт Хуҗин башкарылган эшләргә тукталды, алдагы планнар белән бүлеште, республикада көн үзәгендә торган актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.
Очрашу барышында хезмәттә һәм җәмәгать тормышында уңышлары белән танылган, Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән райондашларыбызга сертификатлар да тапшырылды.
Мондый очрашулар Мөслимдә инде матур традициягә әйләнде. Алар район тормышында актив катнашкан кешеләрнең фикерләрен ишетергә, тәкъдимнәрен һәм ихтыяҗларын белергә, әлеге фикерләрне эштә исәпкә алып, нәтиҗәлерәк карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев