Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Агромастер" – хезмәт һәм тәрбия мәктәбе

Без, бертөркем ветераннар, “Агромастер” җитештерү компаниясендә очрашуда булдык. Районда рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү йөзеннән биш еллык программа кабул ителде. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда, яшь буынны тәрбияләүдә киләчәк буыннар өчен дә зур әһәмияткә ия программаны тормышка ашыруда “Агромастер” компаниясенең дә роле зур икән. Бу безнең кызыксынуны тагын да арттырды.

Республика күләмендә генә түгел, Рәсәй киңлекләрендә дә әйдәп баручы, авыл хуҗалыгы машиналары һәм 250 төрдән артык җиһаз җитештерүче компания районның тормыш-көнкүрешендә дә, яшь буынны тәрбияләүдә дә зур роль уйный. Җитештерелгән продукциянең күләме һәм сыйфатына соклану белән бергә горурлану хисләре дә кичердек. Миллиард сумнар белән исәпләнүче, Европа стандартларына туры килүче продукцияне компания чит илләргә дә сата. Халыкка эш урыннары, эшчеләргә хезмәт хакы, бюджетка акча булудан тыш тәрбия мәктәбе дә, дип әйтәсе килә. Чөнки предприятиенең нигез ташлары Илгизнең әтисе Зәкиян Исламов тарафыннан салынган. 
– Мин “Сельхозтехника” коллективына эшкә килгәндә бу җирдә иген басуы иде. Шуның уртасында ике такта склад һәм чупай ташыннан салынган, түбәсе тактадан булган мастерское бар иде, – дип сөйләде Зәки Исламович. Шушы коллективта эшләгән 23 ел (20 ел – җитәкче) дәвамында ул Мөслим “Сельхозтехника”сын республикада иң алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрде. СССР таркалып, колхоз-совхозлар, предприятиеләр банкротлыкка чыккан дәвердә Илгиз Исламов, “Сельхозтехника”ның җимерелүенә юл куймыйча, “Агромастер” компаниясен оештырды. Әлбәттә, ул авыр елларда бу эшләрдән гаилә әгъзаларының берсе дә читтә калмады. Зәки Исламович – тормыш тәҗрибәсе белән, Илгизнең абыйсы Илдус, Чаллыдан торып, материаллар, җиһазлар, станоклар белән ярдәм итте. Әниләре Гөлсинә Галиевна түземлелеккә өйрәтте. Тормыш иптәше Кадрия, сеңлесе Зөлфия дә компанияне оештыруда һәм уңышлы эшләтүдә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бүгенге көндә Илгиз белән Кадриянең улы һәм кызы да компаниядә җаваплы хезмәт башкаралар. 
Предприятиенең цехларында йөргәндә, компаниянең күрсәткечләре белән танышканда, биредәге эшне халык арасында пропагандалау җитәрлек түгел, дигән фикергә киләсең. Илгиз Исламов безгә җиткергән берничә санга гына тукталыйк: 
эшчеләр саны – 248, хезмәткәрләрнең уртача яше – 34 яшь, уртача айлык хезмәт хакы – 38 мең сум, ветеран эшчеләр – өчәү (иң өлкәненә – 74 яшь), комбайнчыларның урып-җыю чорында бер айлык хезмәт хакы (эш күрсәткечләренә бәйле рәвештә) – 80-200 мең сум. 
– Сезгә кадрларны кем әзерли? – дигән сорауга Илгиз Исламов: 
– Әзерләп биргәнне көтеп утырмыйбыз. “Мин сездә эшләргә телим” дип килгән кешене – институт тәмамлап киләме, техникуммы, аграр көллияттәнме, урта мәктәптән соңмы – барысын да кабул итәбез һәм эшкә өйрәтәбез. Үзебезгә кирәкле кадрларны шулай әзерлибез, – диде. 
Бу, әлбәттә, “Агромастер” компаниясендә эшләү җиңел, дигән сүз түгел. Компаниядәге тәләпләрне һәркем белә. Үзенә ышанмаган кеше монда килергә дә курка, ә “эшлим, өйрәнәм, кеше булам” дип тырышучыларга ишекләр ачык. “Агромастер” компаниясе быелның январь-февраль айларында гына да 10 кешене эшкә алган. Шул чорда бары бер кеше генә эштән киткән, анысы да – башка җиргә күчеп китү сәбәпле. 
Предприятие цехларында хәзер яңа җиһазлар – махсус программа белән эшләүче станоклар, кирәкле детальләрне лазер белән кисеп ясаучы җайланмалар, эретеп ябыштыру эшләрен башкаручы роботлар һәм тагын бик күп без белмәгән, хәтта күз алдына да китермәгән җиһазлар. Тагын шунысы игьтибарга лаек: компаниядә предприятиенең тарихына да урын бар. Татарстанның беренче президенты, хезмәт юлын “Сельхозтехника”да баш инженер булып башлаган Минтимер Шәймиев белән оешманың легендар токаре, Ленин ордены кавалеры Галиәскар Вәлитовның шестернялар ясауны көйләгән станогы тарихи экспонат булып тора. Административ бинаның диварында Зәки Исламовичның портреты булу да – аңа карата ихтирам билгесе. Илгиз һәм Илдус Исламовлар торгызган предприятие – районыбыз горурлыгы, Исламовларның үзләренә салган һәйкәл, дип бәяләргә кирәк. 
Илгиз Исламов кабинетында җитәченең фотокүргәзмәсен күрергә була. Фоторәсемнәр аның табигать җанлы кеше булуын күрсәтә. Һәркем дә игътибар итә алмаслык гаҗәеп мизгелләр сурәтләнгән анда! Туган якны өйрәнү музеенда, мәктәпләрдә “Агромастер” компаниясе, аны оештыручылар, предприятиенең район икътисадында тоткан урыны турында күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк. “Агромастер”да йөргәндә Мөслимдә яшәп тә геройлыкка тиң эшләр башкарып булганына инанасың, “Бәхетне читтән эзләргә кирәкме икән” дигән фикер

  •  

    туа. 
    Рөстәм Шәрипов, 
    Россиянең һәм Татарстанның 
    атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 
    Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев