Әгерҗе районында Күләгәш елгасында ир-ат батып үлгән
Яңалыклар

Әгерҗе районында Күләгәш елгасында ир-ат батып үлгән

Бүген 112 бердәм номерына Татарстанның Әгерҗе районында бер ир-атның суга керүе һәм аннан кире чыкмавы хакында хәбәр килгән.

Урынга – Ташлы авылына килгәч, коткаручылар Күләгәш елгасында яр буеннан 50 метр эчтә 33 яшьлек ир-ат мәетен табып алган. Шуннан соң аны, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Әлеге урынның су коену өчен җиһазландырылмаган булуын да искәртик.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-agere-raionynda-kulagas-elgasynda-ir-at-batyp-ulgan-5874653

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев