Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агач-куакларны вегетатив юл белән үрчетәбез

Карлыган, крыжовник вегетатив юл белән үрчетелә. Карлыганны ике бөреле һәм 5-6 бөреле чыбыкчадан үстерергә була. Яисә карлыганның ян-яктагы җиргә якын ботакларын җиргә бөгеп, тамырландырып үстерергә дә мөмкин. Тамырландырган вакытта сузып саласың да төбеннән 30 см читтәрәк кисем ясыйсың.

Бу, нигездә, карлыганның бер еллык ботагына эшләнә. Аны чокырга күмдереп, су сибеп, өстен туфрак белән каплыйсың. Дымны саклау өчен мүлчәләргә дә онытмагыз. Язга ботак тамырланып, яфрак җибәрергә дә мөмкин. Киләсе көзгә аерым куак була, аны күчереп утыртырга кирәк.
Икенче ысул: карлыганның иң таза, сәламәт 3-4 еллык ботакларыннан чыккан бер еллык ботакларны сайлап алып, 16-18 см озынлыкта кисәргә. Һәрберсендә 5-6 бөре булырга тиеш. Шуны утыртканчы юеш чүпрәккә төреп тотасы. Әзерләнгән урынның һәр квадрат метрына черемә дә, компост та, минераль ашлама да кертеп, рәт-рәт итеп чыбыкчалар утыртыла. Ягъни, 50-60 см киңлектәге түтәл ясап, ике рәт утыртырга мөмкин. Рәт арасын 40-50 см калдыралар. Ике чыбыкча арасы 8-10 см булырга тиеш. Алар 45 градус авышлыкта утыртыла. Бөреләргә килгәндә, бер-икесе туфрак белән күмдерелә, өченчесе туфрак тигезлегендә кала. Шулай ук яфрак җибәрү өчен өске өлешендә бер-ике запас бөре булырга мөмкин. Туфрак белән тигез калдырылган бөре тамырланырга да, яфрак та җибәрергә тиеш. Утырткач яхшылап сугарырга, аннан соң йә торф, йә черемә белән мүлчәләргә онытмагыз. Мондый юл белән утырткан карлыган бер-ике атнадан тамырлана башлый. Тамырны яхшырак җибәрү өчен “Гетероауксин” дигән препарат яхшы. Ул – тамыр стимуляторы. Әйтик, чыбыкчаларны 10 сәгать әлеге препаратта тотсагыз, тамыр җибәрү тизләнә. Крыжовник та шушы ук ысул белән үрчетелә. Кара бөрлегән, киресенчә, очыннан тамыр җибәрә. Бөгелеп төшә дә, очы җиргә тиеп, шуннан тамыр җибәрә. Аның шул җирен алып үрчетү өчен кулланалар.
***
Соңгы елларда бакчачылар сидераль культуралар чәчә, шуның файдасын күрә башлады. Көздән чәчеп, чәчәк аткан вакытта аларны чабып, ваклап, туфракка кертеп калдырырга кирәк. Сидератлар үскән җирдә теләсә нинди яшелчә әйбәт уңыш бирә.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев