Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби очрашу үткәрелде

Әдәби очрашу рус әдәби теленең заманча нормаларын үстерү тарихында Пушкин ролен өйрәнүгә багышланган иде.

6 июнь көнне Мөслим интернат-йортында өлкәннәр өчен бөек рус шагыйре, заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның (1799-1837) туган көненә һәм Рус теле көненә багышланган әдәби очрашу үткәрелде.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар рус теле көненең күптеллелекне үстерү һәм мәдәни күптөрлелекне саклау программасы кысаларында билгеләп үтелүен белделәр. Әдәби очрашу рус әдәби теленең заманча нормаларын үстерү тарихында Пушкин ролен өйрәнүгә багышланган иде. Өлкәннәр бөек шагыйрьнең яраткан әсәрләрен бик теләп искә алдылар, А.С.Пушкин әкиятләре белән танышудан калган балачак тәэсирләре турында сөйләделәр. Үткәннәре, үз илеңнең мәдәнияты һәм тарихы белән шундый тәэсирле очрашулар, балачак турындагы истәлекләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар күңелләрендә бүгенге көнгә уңай мөнәсәбәт өмет һәм ныклы киләчәккә ышаныч уята.

Фото Мөслим картлар өчен интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев