Абыстайлар һәм мөгаллимәләр җыены
Абыстайларыбыз мондый җыеннарның һәрдаим үткәрелеп, белемнәрен арттырып тору кирәклеге турында килештеләр.
1 апрель көнне Мөслим районы авылларыннан килгән абыстайлар һәм мөгаллимәләр өчен җыен үтте.
Авыл имамнары белән бергә үз җирлекләрендә Ислам нурын таратучы ханымнарыбыз өчен район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла гыйлем алуның һәм таратуның фарыз икәнлеге турында вәгазь сөйләде. "Ак яулыклы" апаларыбыз үзара тәҗрибә уртаклаштылар, борчыган сорауларына җавап алдылар. Килгән мөслимәләргә мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән "Коръән мәҗлесе үткәрү" китапчыгы тапшырылды. Мәҗлес, өйлә намазы укыгач, мул табын артында дәвам итте һәм ил-көннәргә тынычлык, гаиләләргә бәрәкәт теләп, дога кылу белән тәмамланды.
Абыстайларыбыз мондый җыеннарның һәрдаим үткәрелеп, белемнәрен арттырып тору кирәклеге турында килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев