Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аңа карап торабыз

Менә 6 ел инде фельдшер булып Райлә Гафурова эшли, безнең сәламәтлек сагында уяу тора.

Авырып китсәк, әле ярый хастаханә, ашыгыч ярдәм, ә авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары бар. Пункты булып та, эшләргә шәфкать туташы таба алмаган авыллар да бар, диләр. 
Бер караганда безнең Баек авылы бу яктан бәхетле. Менә 6 ел инде фельдшер булып Райлә Гафурова эшли, безнең сәламәтлек сагында уяу тора. Кайчан барып керсәң дә, ачык йөзе, тәмле сүзе белән каршы ала. Беренче ярдәм күрсәтеп, тереләчәгеңә ышаныч уятып, күңелне җылытып җибәрә. Елның кайсы фасылы, тәүлекнең кайсы вакыты, һава торышы нинди булуга карамастан, ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. Ара ерак дип тормый, килеп җитә. 
Авылда хәзер күп-челек өлкән яшь-тәгеләр. Сәламәтлеге чикләнгәннәр, саулыгы какшаганнар да шактый. Райлә барысының да хәлен белергә, ярдәм күрсәтергә өлгерә. Профилактик прививкаларны вакытында ясый. Авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша, үзешчән сәнгатьтә дә башлап йөри ул. Спектакльләрдә катнаша, концертлар алып бара, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. Кояш кебек балкучы Райләдән ниндидер нур, җылылык бөркелә сыман. Йомшак сүзе җаннарны эретә. 
Райлә гаиләсе белән Күбәк авылында яши. Тормыш иптәше Айрат белән дүрт бала тәрбиялиләр. Зур гына хуҗалык алып баралар. Каенатасын, каенанасын да хөрмәт итә, балаларына – яхшы әни. Үзенең әти-әнисен дә онытмыйлар, хәлләрен белеп торалар. Райләгә хезмәтендә уңышлар, үзенә дә ныклы сәламәтлек телибез. Әле озак еллар халык сәламәтлеге сагында торсын. 
Люция 
Латыйпова. 
Баек. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев