95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Мөслим авылында гомер итүче Флёра Кашапова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Флёра апа Яшел Үзән районы кызы. Училищеда укыган чорда тормыш иптәше Расыйх абый белән танышып, алар Мөслим якларына гаилә корырга кайта. Флёра Кашапова гомер буе химия укытучысы булып хезмәт куя.
Кашаповлар 2 ул, 3 кызга тормыш биргәннәр. Флёра апа онык-оныкчыкларга бай. Бер оныгының ике оныгы да бар әле.
Юбилярны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрик итеп, һәм РФ Президенты исеменнән Котлау хаты, үзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фото - Мөслим районы хакимияте матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев