9 майда Казан телеманарасы Җиңү байрагы формасында кабыначак
Яңалыклар

9 майда Казан телеманарасы Җиңү байрагы формасында кабыначак

Бу хакта ТАСС челтәрнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте

9 Майда Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре Россия шәһәрләрендәге телеманараларда Җиңү көне уңаеннан тематик яктырткычлар кабызачак. Казан телеманарасында Җиңү байрагы, Россия флагы, Георгий тасмасы, Ватан сугышы һәм Кызыл Байрак орденнары сурәтләре пәйда булачак. Бу хакта ТАСС челтәрнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, шундый ук яктырткычлар Биробиджан, Братск, Кострома, Майкоп, Назрань, Нальчик, Пермь, Саранск һәм Черкесск шәһәрләрендәге телеманараларда кабызылачак.

Останкино телеманарасы фасадында Россия флагы һәм Георгий тасмасы төсләрендә «9 май. Җиңү!» дигән видеоролик күрсәтеләчәк. Благовещенск, Брянск, Кызыл, Саратов һәм Симферополь телеманараларында Мәңгелек ут сурәте кабыначак.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев