68 ел бергә!
Башкорт кызы Кәшифәне булачак ире “урлап” өйләнгән. Җизнәсе балдызын урларга ярдәм иткән. Баек авылына килен булып төшкән 17 яшьлек Кәшифә үзеннән бер яшькә зур Фәрдегаянның хатыны була.
Кәшифә апа белән Фәрдегаян абый – сугыш чоры балалары. Балачагы сугыш елларына туры килмәсә, Фәрдегаян абый югары дәрәҗәләргә ирешер иде, мөгаен. Укымышлы егет арифметикадан биремнәрне дә бик тиз чишә, рус теленнән диктантны да “бишле”гә генә яза.
– Кайбер балалар мәктәпкә чыпта бөркәнеп килә иде. Безнең инәй хәстәрлекле яшәде, шуңа күрә минем аякларда һәрвакыт – тула оек белән чабата, өстемдә туладан тегелгән бишмәт булды. Балачакта урамда уйнап йөргәнне бөтенләй хәтерләмим. Авылда фәкыйрьлек, ачлык, чир хакимлек итә. 1944 елның язында халык көздән кырда калган икмәкне ашап агуланды. Авылда “кан чире” башланды. Гаиләләре белән үлүчеләр дә булды. Мәңге онытмыйм: миңа 10 яшь чамасы иде, бригадир Салих абый чакырып китерде дә, хастаханәгә барып килергә кушты. Ат җигеп бардым. Хастаханәдән бала мәетен алып чыктылар, аны авылның югары очына илттем, – ди Фәрдегаян абый.
Фәрдегаян абый 1944 елның язында, ике ат җигеп, берүзе җир сөрергә чыгуын да бүгенгедәй хәтерли.
– Көне буе яланаяк ат куабыз. Алҗап бетә идек. Хәлдән таеп кайтып егылабыз, иртән тагын торып китәбез. Ул вакытта тәртип каты булды. Бер уч борчак белән тотылучыларны төрмәгә яптылар. Өйгә алып кайтырга ярамый, шулай да басуда учакта борчак куырып ашарга рөхсәт ителә иде. Бер вакыйга истә калган. 1944 елның язы. Гобырдык чишмәсе буенда бәрәңге утыртабыз. Бәрәңге кабыгын пешерергә куйдык. Пешеп чыккач, ашарга җыенып йөргәндә каравылчы Шәгали абзый килеп чыкты да, бәрәңгене түгеп, таптап бетерде. Бәрәңге кабыгын да ашатмадылар!
Колхоз бригадиры кечкенәдән эшкә “җиккән” Фәрдегаян, җиде классны тәмамлаганнан соң, 16 яшендә конюх булып эшли башлый.
– Миңа күз атып йөргән кызлар күп булса да, Кәшифәгә күзем төшкәч, ике дә уйламый, Гәрәй абыем белән кызны урлап кайттык. Тик озак та үтми, яшь киленне әнкәйгә калдырып, хәрби хезмәткә китәргә туры килде. Ульяновск өлкәсендә поезд белән яшерен йөкләр озата идек. Шөкер, туган якларга исән-сау әйләнеп кайттым. Авылда газиз әнкәм, сөекле хатыным һәм әле бер тапкыр да күрмәгән кызым Фәйрүзә көтә иде, – дип, яшьлек елларын искә алды Фәрдегаян абый.
– Дүрт яшемдә әтисез калдым. Ат белән базарга барган әткәй юлда бик нык туңган. Кышкы суык үзәгенә үткәндер – әти 17 көннән якты дөнья белән хушлашкан. Әтиле кешеләргә кызыгып яшәдем. “Тормыш иптәшем әтием кебек яклаучым, кайгыртучым да булсын иде”, дип тели идем. Аллаһы Тәгалә теләкләремне ишетте: Фәрдегаяным гомер буе мине кадерләп, саклап яшәде. 68 ел иңгә иңне куеп яшибез. Алга таба да тигезлектән аермасын! – ди Кәшифә апа.
Бер көн дә колхоз эшеннән калмый Кәшифә. Җәй көннәрендә кишер, чөгендер эшкәртергә, көлтә бәйләргә йөри, ә кышын башка хатын- кызлар белән бергә силос базын, салам эскертен ача, амбарда ашлык чистарта. Кәшифә һәм Фәрдегаян Баяновлар лаеклы ялга чыкканчы “Урал” колхозында хезмәт куя. Биш балага гомер бүләк итәләр.
– Гомер, тормышның ай- ваена карамыйча, шатлык-куанычлары, кайгы-борчулары белән үтә икән ул. Баекка килен булып төшүемә дә 35 ел вакыт үткән. Әткәй, инәкәй белән аңлашып яшибез. Алар безгә – терәк тә, үрнәк тә! Инәкәй – олы җанлы кеше. Каенанасы авырып, түшәккә егылгач, ул аны җиде ел сабый баладай тәрбияләгән. Әбиебез: “Авырттырасыз, киленем тотсын, аның куллары йомшак”, – дип әйтә торган булган. Шундый матур гаиләгә килен булып төшүем белән бик бәхетле мин! Үземне инәкәй белән әткәйнең кызы итеп тоям, – ди Кәшифә апа белән Фәрдегаян абыйның киленнәре Ләйлә.
Ләйлә апа да, тормыш иптәше Рамил абый да – укытучылар, Баек мәктәбендә эшлиләр. Укытучының эше вакыт белән чикләнми. Әти-әни ярдәме бик кирәк!
– Әткәй белән инәкәй балалар үстергәндә иң зур ярдәмчеләребез булды. Бала авырый дип, эшкә бармый калмадык. Хәзер үзебез – әти-әниләр, оныкларыбыз да бар. Әти-әни янәшәсендә үзебезне сабый итеп тоябыз. Гомер дәвамында әти- әнинең ныклы канаты астында, аларның яратуын тоеп яшәү – бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхет. Ходай бәхетебезне күпсенмәсен!- ди Рамил абый.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев