Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

60 яшьтән өлкәнрәкләрне вакцинацияләү турында

Өлкәннәрне вакцинацияләүнең принципиаль үзенчәлекләре юк.

Иммунитет системасы­на йөкләнеш арту сәбәпле, өлкәннәрдә өзлегүләр бу­лырга мөмкин, шул исәптән вируслы пневмония һәм төрле тромбозлар кебек иң хәтәрләре. Бу өзлегүләр үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шул сәбәпле бүген 60 яшьтән өлкән кешеләргә COVID-19га каршы вакцина ясату бик кирәк һәм беренче чиратта үткәрелергә тиеш.

Ө л к ә н н ә р н е вакцинацияләү үзенчәлеге нәрсәдә?

Ө л к ә н н ә р н е вакцинацияләүнең прин­ципиаль үзенчәлекләре юк. Башка яшь төркемнәрендәге кебек үк, вакцинаны хроник авырулар көчәймәгән вакыт­та ясатырга кирәк. Күптөрле авырулар булганда вакцина­ция алдыннан дәвалаучы та­биб белән киңәшләшү шарт.

Процедура турында нәрсә белергә кирәк? При­вивкадан соң яшьләрнең һәм өлкәннәрнең үзләрен ничек хис итүләрендә аер­ма бармы?

Вакцина ясатыр алдын­нан махсус медицина пер­соналы зарары булу-булма­уны аныклый. Кискен авы­рулар (ОРВИ, кискен эчәк инфекцияләре һ.б.) булганда, хроник авырулар көчәйгәндә, элек ачыкланган авыр аллер­гик реакцияләр булганда, алда ясалган дозадан авыр өзлегүләр күзәтелгәндә вак­цинация үткәрелми. Препа­рат кулбашы мускулы эченә кертелә. Прививка уры­ны бераз авыртып, кычы­тып, шешенеп, кызарып то­рырга, тән температурасы күтәрелергә, мускуллар, бу­ыннар сызларга, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Кагыйдә буларак, барлык симптом­нар да 1-3 көн эчендә үтә. Иммунитет җавабының яшь үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә 60 яшьтән өлкәнрәкләр, яшьләргә кара­ганда, прививканы җиңелрәк кичерәләр.

Өлкәннәрдә иммунитет җавабы акрынрак формала­ша, диләр.

60 яшьтән өлкән кешеләр арасында иммунитет җавабы акрынрак һәм азрак форма­лашу очраклары еш күзәтелә. Бу физиологик үзенчәлекләр белән бәйле. Иммунитка фи­зик активлыкның җитмәве, саф һавада аз булу, ашказаны- эчәк тракты авырулары, ви­таминнар һәм минераллар җитмәү дә тәэсир итә. Им­мунитет дефициты ачы­кланган очракта табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Диабет, йөрәк-кан тамыр­лары, буыннар авыруы ке­бек хроник чирләр булганда ничек вакцинацияләнергә?

Һәр хроник авыру вак­цинация ясату өчен өстәмә күрсәткеч булып тора. При­вивканы хәл стабиль булган­да, терапия схемасын сайлап ясарга кирәк.

Даими рәвештә дару­лар эчү һәм вакцина яса­ту. Өлкән яшьтәге кеше ка­бул итә торган дарулар ара­сында вакцина тәэсирен киметүче препаратлар бар­мы?

Андый препаратлар юк. Күпчелек очракта дарулар­ны элек сайлаган схема буен­ча кабул итүне дәвам итәргә кирәк. Әмма кайбер дару­лар иммунитет җавабын бар­лыкка китерүне киметергә мөмкин. Бу – ревматологик һәм онкологик авыруларда озак вакытка билгеләнүче цитостатик һәм кортикосте­роидлар. Мондый терапия алучы пациентларга вакци­нация алдыннан дәвалаучы табиб янына керү мәҗбүри. Табиб зарар булу-булмауны аныклый, мөмкин булганда дозаны коррекцияли.

Авыруны үткәргән өлкәннәргә прививканы ни­чек ясатырга?

COVID-19ны кичергән өлкән яшьтәге кешенең ярты елдан соң кабат авыру куркы­нычы арта. Шуңа күрә авы­рып терелгән барлык кешегә дә алты айдан соң, ПЦР-тест нәтиҗәсе тискәре булган оч­ракта, кабат вакцина ясатыр­га кирәк.

Грипптан прививка яса­тырга кирәкме? Яисә ковид­тан гына ясатыргамы?

Коронавирустан вакци­на ясатудан тыш, өлкәннәргә гриппка каршы да вакцина ясатырга кирәк. Чөнки һәр вакцина билгеле вирусларга каршы антитәнчекләр эшләп чыгаруга китерә һәм башка инфекцияләргә каршы тору­чанлыкны бик азга гына арт­тыра. Төрле вакциналар ясау интервалы бер айдан ким булмаска тиеш. Хәзерге ва­кытта ике вирусның да ком­понентлары булган вакци­наны тикшерү бара. Аның нәтиҗәлелеге исбатланган очракта берьюлы гриппка һәм коронавируска каршы вакцина ясата алачакбыз.

Өлкәннәргә ничә яшькә кадәр вакцина ясатырга була? 80-90 яшьтә ясарга ярыймы?

“Спутник V”ны һәм “ЭпиВакКорона”ны 18 яшьтән, яшь чикләүләренә бәйсез рәвештә кадатырга ярый. 80 яшьтән өлкәнрәк пациентлар арасында COVID- 19дан үлүчеләр күбрәк дигән статистиканы исәпкә алып, мондый яшьтә булу вакцина ясату өчен өстәмә күрсәткеч булып тора.

Вакцинациядән соң нәрсәне истә тотарга кирәк?

Вакцинация авырып китү куркынычын, аның авыр фор­мада үтүен һәм үлү очракла­рын киметә, әмма тулысын­ча булдырмый калмый. Шуңа күрә вакцина ясатканнан соң да барлык саклану чарала­рын күрергә кирәк. Иммуни­тет җавабы ике компонент­лы вакцинаның беренче до­засын керткәннән соң 42-45 көн эчендә формалаша. Ягъ­ни бу чорда вакцинаның са­клау көче әле юк һәм куркы­нычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәк: мөмкин булган очракта кеше күпләп йөри торган урыннарда йөрүне минимумга кадәр киметергә. Өйдән тыш, транспортта ма­ска кияргә, дистанцияне са­кларга, кулларны ешрак юар­га, дезинфекция чаралары кулланырга кирәк.

Антитәнчекләр булса, өлкәннәргә ревакцинация ясау кирәкме?

Ревакцинация антитәнчекләр дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә кирәк. Чөнки тикшеренүләр күрсәткәнчә, алты айдан соң иммунитетның саклау дәрәҗәсе шактый кими һәм профилактика ышанычлы булмый.

Прививкадан соң авыр­ган очракта нәрсә эшләргә?

Прививкадан соң респира­тор инфекция билгеләре бар­лыкка килсә, өйдә калып, та­бибны чакырырга һәм аның бөтен күрсәтмәләрен үтәргә кирәк. COVID-19 расланган оч­ракта кичекмәстән дәвалый башларга кирәк. Дәвалауда принципиаль аерма юк.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев