Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

5 гыйнварда Россиядә Халыкара гәүдә авырлыгын киметү көне билгеләп үтелә

Хлыкара авырлыкны киметү көненең төп кагыйдәләре - аксым, май, углеводны тигез күләмдә куллану; югары калорияле ризыкларны ашамау.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Күп еллар дәвамында Россиядә Яңа ел беренче чиратта мул табын һәм күңел ачулар белән билгеләп үтелә. Әгәр күңел ачуга салкыннар яки начар һава торышы комачауларга мөмкин икән, ә ашау-эчүгә бернинди каршылыклар юк. Хәтта финанс кытлыгы елларында һәм дефицит вакытында да өстәлләр ризыктан сыгылып тора.

Берничә көндә организм 3-5 кг ны бик җиңел җыя. Актив яшәү рәвеше алып баручыларга бу куркыныч түгел: артык авырлык бәйрәмнән соң бер атнадан "югала". Әмма күпчелек офис хезмәткәрләрендә бу авырлык озакка, хәтта гомергә дә калырга мөмкин.

Симерү һәм артык авырлык җыюга каршы көрәш кысаларында, Daily-menu.ru сәламәт туклану сервисы Вакыйгалар календаре проекты белән берлектә Халыкара гәүдә авырлыгын киметү көнен гамәлгә куярга карар иткәннәр. Озакка сузмыйча гына, 5 гыйнварда ук , Яңа ел башлануын җиңел ризык белән билгеләп үтәргә чакыралар. Аның ярдәмендә организм хәлсезлектән арыначак, кәеф күтәреләчәк, ә сез яңа елны "артык йөксез" генә башлап җибәрәчәксез.

Бәйрәм җиңел билгеләп үтелә: Халыкара авырлыкны киметү көненең төп кагыйдәләре: аксым, май, углевод балансы; югары калорияле ризыклар ашауны киметү. Аз ашарга, әмма ач тормаска куша белгечләр. Бәйрәм көннәрендә күп ашаганлыктан, канда шикәр нормасы бозылган булырга мөмкин. Шул сәбәпле "ялган" ашыйсы килү тойгысы бимазалый. Ә аннан котылу җиңел түгел. Ач тору бу очракта файдага түгел, дип яза Calendar.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев