28 апрель – Халыкара хезмәтне саклау көне
Шул уңайдан бүген район хакимиятенең актлар залында "Хезмәтне саклау буенча" комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Утырышны район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов алып барды.
Хезмәтне саклау буенча булган мәсьәләләр буенча инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Гүзәл Мортазин"Партнер" укыту-эшчәнлек үзәге, "Аликом-плюс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләренең чыгышы тыңланды. Тыңланган чыгышлар буенча карар кабул ителде.
1989 елда бу көнне АКШ һәм Канадада профсоюзлар тарафыннан "Хезмәттә һәлак булган, яки җәрәхәт алган хезмәткәрләрне искә алу көне" үткәрелә. Тора-бара хезмәт урынында каза күрүчеләрне искә алу дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелә һәм 2003 елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан рәсми статус ала. Хәзер әлеге дата йөздән артык илдә билгеләп үтелә.
Бу датаны билгеләп үтүнең максаты - хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Бу аңлашыла да. Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда көн саен 5 меңләп кеше эш урынында фаҗигале рәвештә, яки хезмәтнең дөрес оештырылмавыннан барлыкка килгән авырулардан үлә. Ел саен 350 мең чамасы кеше эш урынында фаҗигале рәвештә һәлак була, 2 миллионлап хезмәткәр эш барышында барлыкка килгән авырулардан дөнья куя. Бу саннар ел саен якынча 10 процентка үсә бара.
Авыл хуҗалыгы тармагында да эш процессында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү игътибар үзәгендә. Хезмәтне саклау белән идарә итү кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклау, аварияләрне кисәтү, максатында үткәрелүче күп төрле чаралар комплексын үз эченә ала.
Районның агросәнәгать комплексы тармагында хезмәтне саклау юнәлешендә үткәрелүче чараларга килгәндә, алар күп төрле. Узган ел, мәсәлән, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча җаваплы 70 җитәкче һәм белгеч укытылды. Быел әлеге курсларны 30 кешегә үткәрү күздә тотыла. Тармакта хезмәт куючылар саны белән чагыштырганда бу саннар күп тә түгел кебек. Ләкин әлеге белгечләрнең урыннарда үзләре кул астында эшләүчеләр белән кабат укулар уздыруын, эш урыннарында беренчел һәм кабат инструктажлар үткәрүен истә тотарга кирәк.
Бер үк вакытта җитештерү коралларының, җитештерү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы машиналарының барлык механизмнарының төзеклеген тикшерү максатында техник карау үткәрелә. Хезмәтчәннәргә эшләү һәм ял итү өчен оптималь режима тудырыла, эш урыннарында санитария-гигиена таләпләренең үтәлеше дә игътибар үзәгендә тора. Бигрәк тә язгы чәчү һәм урып-җыю кампанияләре чорында ике сменалы эш оештыру бурычы куела. Агу-химикатлар белән турыдан-туры эшләүчеләр, ашлама кертүчеләр һәм прицепщикларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү өчен узган ел 2644 мең сум финанс тотылган булса, агымдагы елның беренче кварталында 576 мең сум сары ителде. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, 95 мең сумга ут сүндерүнең беренчел җайланмаларын сатып алынды. Хезмәтне саклау өлкәсендәге комплекслы чаралар нәтиҗәсендә узган ел тармакта бер бәхетсезлек очрагы теркәлде, бәхеткә кеше үлеменә китерүче фаҗигаләр күзәтелмәде.
Авыл хуҗалыгында мөһим кампанияләр чорында хезмәтне саклау, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тәэмин итү максатында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының айлыклар игълан итүе дә максатка ярашлы. Быел шундый айлык 20 апрельдән башланып китте. Эш урыннарыбыз куркынычсыз булсын, бәхетсезлек бездән ерак йөрсен.
Гүзәл Мортазин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев